Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Кеше күрке киемдер

Мамадыш районы Түбән Шүләңгер авылы хатын - кызлары бик кызыклы тормыш белән яши. Галиева Рәфидә Ахунҗан кызы, Түбән Шүләңгер авылы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

Авылыбыз хатын - кызлары, сөбханалла, нинди файдалы эшләр оештырып булыр икән дигән сорау куйсаң, халык арасында иман нуры, әхлаклылык, игелеклелек һәм шәфкатьлелек тарату буенча мең төрле гамәлләр кылып куялар. Әле менә кышкы озын кичләрдә, йөрәк кайнарлыгын кушып, күз нурларын сибеп, милли бизәкләр белән сөлгеләр чигелде. Скрипкачы Динә Закирова үрнәгендә һәр аккалфаклы үзенә, оныкларына, дусларына, туганнарына калфаклар тегеп, бизәде һәм бүләк итте. Күңел  җылыбызны салып әзерләгән бүләкләр бәйрәм уңаеннан һәркемнең күңеленә хуш килде. Бердәмлектә шул көч. Хатын - кызларыбызның бергә җыелуында, вакытларын файдалы итеп оештыруда авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Эльвира Васильеваның, Рузия Мостафинаның, китапханәче Раушания Гыйлаеваның да өлешләре зур. Алар матур, тәрбияви эчтәлекле кичәләр, әдәби чаралар үткәрәләр. Мәдәният йортына балалардан башлап әби - бабайларга кадәр теләп йөриләр. Шундый бәйрәмнәрнең соңгысында “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары тамашачыларны шаккатырды: берсеннән - берсе чибәр, уңган, булдыклы кызларыбыз милли татар күлмәкләреннән сәхнәдә чыгыш ясадылар. Бәби итәкле күлмәкләр, күз явын алырдай бизәкле алъяпкычлар, килешле калфаклар кигән әниләр - апалар чыгышын һәркем яратып, сокланып кабул итте һәм көчле алкышларга күмде. Шушы милли киемнәрне булдыруда хезмәте кертүчеләрнең исемнәрен ассызыклыйсым, барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Түбән Шүләңгер авыл җирлеге башлыгы Елизавета Михайлованың тукыма белән булышлыгы, оста тегүчебез Ясминә Гыймранова һәм Әлфинә Гаянованың фантазияләре белән мәдәният йорты 17 милли күлмәккә баеды. Нократ елгасы буенда җиләк үстерү белән шөгыльләнүче Оксана Писцова да күлмәкләребез бик ошады, күрәсең, яшьлегенә кайтып килгәндер. Матурлыкны бөтен кеше дә ярата шул, аның безгә матди ярдәм күрсәтүе нур өстенә нур булды. Әнә шулай тирә - күршеләр белән тату яши безнең “Ак калфаклар” һәм мәдәният хезмәткәрләре. “Кеше күрке киемдер”, - дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Бу матур күлмәкләр кызларыбызны тагын да күркәмрәк, затлырак, соклангыч итте дә куйды. Монда татар хатын - кызларының тыйнаклыгы да, тәрбиялелеге дә, яшьләргә матур үрнәге дә - барысы да берләшкән. Киләчәктә дә милли киемнәребезгә тузан кундырмыйча, кер тидертмичә, Җиңү бәйрәмен каршыларга, халкыбызның йөзек кашы булган Сабантуйда авылдашларыбыз белән очрашырга, күңелле ял итәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев