Нократ

Күңел һаман сезнең белән, энтузиаст-мамадышлылар!

Балаларга өстәмә белем бирүнең 100 еллыгын Мамадышта онлайн режимда билгеләп үтү тантанасы һич исемнән чыкмый. Анда мин дә чакырулы идем, хис-тәэсирләр тулып ашты, хатирәләр яңарды...

Рәйсә Муллаәхмәтова,

мәгариф ветераны, Мамадыш районы хатын-кызларының “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесенең авыллар буенча ярдәмчесе.

Бәйрәм гасыр эчендә өстәмә белем бирү системасының узган тарихы һәм бүгенге чор белән бәйләп алып барылды. Мамадыш районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахманов, муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Вәзир Фәизов, Балалар яшүсмерләр йорты директоры Артур Ефимов котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерделәр. Кичәгә чакырылган мәгариф ветераннары Зәкия Минһаҗева, Вәзир Фәизов, Степан Спиридонов, Римма Нигъмәтуллина, Мөслимә Харисова, Ринат Хәйруллин, Рәйсә Муллахмәтова, Вазыйх Садыйков, Хәбирә Фәизовалар, бер-бер артлы сүз алып, истәлекле вакыйгалар белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр. Мин дә үземнең хезмәт юлымны барлыйм. Күңел ничектер элекке чорларны кире кайтарасы килеп, алгысып куйды. Төп фәнебездән тыш, мәктәптә төрле түгәрәкләр алып бару, балаларны туплап сәяхәтләргә чыгып китү, экологик сукмак буйлап йөрү дисеңме - барысы да экран тасмасы әйләнгән кебек, хәтердә  яңара. Бу эшләрне башкару өчен үзеңә дә энтузиаст булырга кирәк. Моны бары тик туган ягын яраткан, хөрмәт иткән шәхесләрдә генә булдыра. Көч бирүче, дәртләндереп торучы булса, тагын да канатланыбрак китәсең. Безнең балалар һәм яшүсмерләр йортында нәкъ шундый шәхесләребез эшләде һәм эшли. Мин үзем “Укучылар йорты“ мөдире Зәкия Минһаҗева, “Яшь туристлар станциясе“ җитәкчесе Вәзир Фәизов һәм “Балалар һәм яшүсмерләр йорты“ директоры Степан Спиридонов идарә иткән чорларда эшләдем. Алар безне нинди сорау белән килсәк тә, һәрвакыт ачык чырай, якты йөз белән каршы алалар, үз яннарына магниттай тарталар иде. Балкып торган йөзле методистларыбыз Миләүшә Нотфуллина белән Резедә Нуриеваны ничек онытасың?! Артур Михайлович җитәкчелегендәге Балалар һәм яшүсмерләр йорты хәзер дә бик күп юнәлешләрдә эш алып бара. Без аларның эшчәнлеге белән һәрвакыт хәбәрдар. Берләшмәгә йөрүче укучылар, төрле номинацияләр буенча районыбыз данын яклап, уңышларга ирешәләр. 2011нче елдан лаеклы ялда булуыма карамастан, сездән алган, үзем тупланган тәҗрибә белән, мин әле дә иҗади эшләремне дәвам итәм. Оныклары чакыруы буенча, Зәйдә уздырыла торган галим, әдип, шагыйрь, табиб, дин белгече Таҗетдин Ялчыголга багышланган 7 конференциядә катнашып, чыгышлар ясадык (2013-2019). Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан “Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә, Томск шәһәрендә үткән Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында, Курган өлкәсендә Урал арты һәм көньяк Урал татарлары тарихына багышланган фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, туган ягыбызның тарихи урыннары һәм танылган шәхесләре белән таныштырдым. Мирсәет ага Яруллиннар гаиләсе белән якыннан элемтәдә торуым белән дә бәхетле мин. Композитор Яруллиннарга багышланган музей ачылышына үз көчемне кертә алуым белән горурланам. Район делегациясе составында Белоруссиянең Дубровно шәһәрендә Фәрит Яруллинга куелган һәйкәл ачу тантанасында катнашуым да - зур мәртәбә. 2015нче елдан бирле Бөтендөнья Татар Конгрессы “Ак калфак” татар хатын-кызларының Мамадыш иҗтимагый оешмасының район авыллары буенча “Ак калфак” оешмасы җитәкчесенең ярдәмчесе булып торам. Безнең оешмабыз тулысы белән сезнең хезмәтләрегезне хуплый һәм дәвам итә. Туган ягыбызның, халкыбызның буыннан-буынга килә торган гореф-гадәтләрен, мирасын барлау, экологиясен саклау буенча киң колачлы эш алып бара. Күңел һаман сезнең белән! Иҗади уңышларыбыз дәвамлы булсын, өстәмә белем бирү педагоглары!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: