Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Казанда «Туган тел» шигырь укучылар республика конкурсы узды

Татарстан Республикасы Милли музеенда Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында «Туган тел» шигырь укучылар республика конкурсы узды.

Конкурс Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе ярдәме белән оештырылган. Әлеге конкурсның максаты-туган тел традицияләрен яңарту һәм талантлы балаларны ачыклау. Иң мөһим бурычлар арасында-балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, туган тел һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү. Чыгышлар берничә критерий буенча бәяләнде: аһәңлелек һәм сөйләмнең төгәллеге, эмоциональ буяу һәм башкаруның оригинальлеге, актерлык осталыгы. Конкурста катнашучылар өчен Татарстан Республикасы Милли музее буенча күзәтү экскурсиясе оештырылды.

 

Районыбыздагы «Өмет» социаль приютыннан катнашкан Владислав Максимов әлеге конкурста икенче урынга лаек дип табылды.

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27442

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс Туган тел