Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Карбызны ничек сайларга? Киңәшләр...

Карбыз сезоны килеп җитте: аларны хәзер базар-кибетләрдә генә түгел, урам чатларында да сата башладылар инде.

Кулланучылар хокукын яклаучы, дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре карбыз сайлауда берничә кагыйдәне үтәргә киңәш итә:
- артык зур карбызга кызыкмагыз, ул ясалма рәвештә үстерелгән булырга мөмкин. Шулай ук кечкенәләре дә баллы булмый. Шуңа да иң яхшысы 5-7 килограммлыны алу;
- "кыз" карбызлар, "малайлар"га караганда, баллырак һәм тәмлерәк була. Алар уртача зурлыкта, басынкырак (приплюснутый) һәм вак тешле;
- койрыгы, һичшиксез, булырга тиеш. Кипкән, сарырак койрык аның өлгергән булуын күрсәтә. Яшел икән, димәк аны өлгергәнче өзгәннәр;
- суккалап караганда яңгыравык тавыш чыгаруы - карбызның өлгергәнлек билгесе. Төбе һәм өске ягыннан басып караганда чытырдавы да җитлеккән булуын күрсәтә;
- кайбер сатучылар кисеп карарга тәкъдим итә. Болай эшләгәндә сатучының пычагындагы пычрак, бактерия һәм тузан карбыз эченә үтеп керә;
- тышкы ягыннан караганда, карбызның нитратлымы, юкмы икәнен билгеләп булмый. Аны кискәч эчке ягында ак яки сары сызыклар булса, димәк ул нитратлар һәм пестицидлар (бер килограмм чи массада нитратлар 60 мкг.нан артык булмаска тиеш) ярдәмендә үстерелгән.

http://zamansulyshy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев