Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Каникул көннәрендә балаларга нәрсәдән куркырга кирәк

Кыш якынлаша. Төннәрен термометр баскычлары инде нульдән түбән төшә башлады. Су температурасы 5 градустан артмый, ә эрерәк елгаларда тагын да түбәнрәк. Әгәр кеше анда кала икән, ярты сәгатьтән организм суынып, ул җан тәслим кылачак.

 

 - Соңгы ике атна эчендә Татарстан сулыкларында кече суднолар белән бәйле ике бәхетсезлек очрагы теркәлде инде. Нәтиҗәдә ике кеше һәлак булды. Тагын ике ир-атны эзләү әлегәчә дәвам итә. Әлеге фаҗигале вакыйгалар уңаеннан судно хуҗаларына мөрәҗәгать итәм: үз тормышыгызны юк-бар тәвәккәллекләргә дучар итмәгез, суда куркынычсызлык кагыйдәләрен саклагыз, коткару жилетларын киегез. Катлаулы һава шартлары, көчле җил вакытында юлга чыкмагыз. Тирән дулкыннар каккан елгага кермәгез. Болар барысы да кече суднолардан файдаланганда тискәре йогынты ясый. Көймәләрне консервациягә куяр чор килеп җитте, навигация тәмамланырга 20 көннән дә азрак вакыт калды.

Эчке сулыкларда, буаларда боз катлавы инде хасил булырга да мөмкин. Андый бозлар ел саен кешеләрне харап итә. Күбесенчә балалар элпә калынлыгындагы боз астында нинди афәт сагалаганын абайламый да кала.

Ата - аналарның игътибарын бу мәсьәләгә тагын бер кат юнәлтәсем килә: сабыйларны караучысыз калдырмагыз! Бигрәк тә 1-6нчы ноябрьләрдәге көзге каникуллар вакытында. Сулыклар һәм башка потенциаль куркыныч объектларга якын килмәсеннәр. Без мәктәпләрдә бу хакта махсус дәресләр уздырып торабыз. Тик ата-ана кайгыртуы, кискен сүзе тагын да мөһимрәк, үтемлерәк. Зинһар, үзегезгә иң якын кешеләрнең куркынычсызлыгы турында кайгыртыгыз! – ди бишенче санлы эзләү-коткару отряды начальнигы Сергей Зимин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев