Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

"Кама"га ТРның яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов килде

Төп максат - җитеш булмаган якларны ачыклау.

Дамир Илдус улы Фәттәхов министр постына 2018нче елның 22нче июнендә килде. Санаулы гына көннәр узуга карамастан, ул эш сәфәрләре белән Татарстанда урнашкан балалар ял йортларына һәм лагерьләренә чыкты. Мондый чараның төп максаты - җитешмәгән якларны ачыклау. 

Соколка авылында урнашкан "Кама" лагере белән министр канәгать калды. 

- Монда балалар өчен бар шартлар да булдырылган. Мин канәгать. Барысы да стандартларга туры килә. Ләкин, шулай да, ашханәгезне бераз зурайтырга кирәк булыр,- диде ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов.

Бүгенге көндә лагерь 2 нче сменада ял итүчеләрне озатып, 3нче сменасын көтә. Барлыгы быелгы сезонда анда 785 бала 5 сменада ял итәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев