Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Кадер кичәсендә итагать-гыйбадәт кылу мең ай гыйбадәт кылудан изгерәктер

Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин Кадер кичәсе турында сөйли

Рамазан аенда Кадер кичәсе дип аталган бер мөбарәк кичә бар. Коръән аятьләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә беренче мәртәбә бу кичтә төшерелә башлады. «Бәкарә» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Коръән Рамазан аенда иңдерелә башлады», – дип әйткән. Һәм «Кадер» сүрәсендә «Без Коръәнне Кадер кичәсендә иңдердек», диелгән. «Шәһру Рамазан» аятендә Кадер кичәсенең Рамазан аенда булуына ишарәт бар. Бу аятьтән Коръәннең Рамазан аенда иңә башлавы беленде: «Иннәә ән-зәлнәәһү фии ләйләтил кадр».

 

Ләкин Рамазанның кайсы кичәсендә булуында төгәл билгесез. Галимнәр күбрәк аны егерме җиденче кичәсендә диләр. Әмма аның төгәл вакытының билгеле булмавы Аллаһының бөек хикмәтедер. Чөнки мөселманнарга ай дәверендә уяу булырга, күп догада һәм игелелектә булырга, бу кичәне Рамазан аеның һәр киченнән езләргә  этәргеч булып тора.

 

Бу Кадер кичәсендә һәм көндезендә итагать-гыйбадәтнең савабын тел бе­лән әйтеп, каләм белән язып бетерү мөм­кин булмас. Ихласлы мөселманнар, мондый мөбарәк кичләрдә аерата күп гыйбадәттә булырга омтылырлар.

Кадер кичәсе елга бер килер. Шуның белән ул аерата кадерле һәм кыйммәтле. Ибн Габбас р.г. әйтте: «Кайчан Кадер кичәсе булса, Җәб­раил фәрештә күп фәрештәләр җә­мә­гате белән Аллаһ Тәбәракә вә Тәгаләнең әмере белән җир йөзенә иңәр­ләр». Һәрбер гыйбадәт кылучыга: «Йә, Рабби, бу Кадер кичәсендә дога кылучыларның догасын кабул әйлә», - диерләр. Таң атканчы бу рә­веш­тә йөрерләр. Таң атканнан соң Җәб­раил галәйһиссәләм әйтер: «Әй, фә­реш­тәләр, күккә ашыгыз». Бу Кадер кичәсендә итагать-гыйбадәт кылу мең ай гыйбадәт кылудан изгерәктер, мең ай гыйбадәт кылуына караганда да савабы күбрәк булыр. Мең ай 83 ел да дүрт ай була. Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә разыяллаһу ганһә сорады: «Йә, Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле, бу Кадер кичәсендә нинди дога кылыйм?». Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Кадер кичәсендә: «Аллааһүммә иннәкә» гафүүн түхиббүл гәфвә фөгфү гәнии», дигән дога кыл».

Мәгънәсе: «Йә, Аллаһ! Дөреслектә, Син бәндәләрнең гөнаһларын ярлыкаучы, Син гафу кылуны дус тотасың, безнең гөнаһларыбызны ярлыка».

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһивәссәләм әйткән: «Әгәр минем өммәтем бу Рамазан аенда никадәр рәхмәтләр һәм никадәр саваплар булганын белсә, елның барчасы Рамазан ае булсачы, дип теләрләр иде».

Аллаһ Сөбхәнәһү Тәбәракә вә Тә­га­лә һәркайсыбызның кылган из­ге­лек­лә­рен кабул итеп, җәһәннәм утыннан коткарып, җәннәтле итсә иде.

Габдрахман Хәбибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев