Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Кабакларын кая куярга белмәгән мамадышлыларга уникаль рецепт

Бик файдалы һәм тәмле әфлисунлы кабак согы әзерләү ысулы

Моның өчен кабыгы һәм төшләреннән чистартылган 7 кг кабак, 15 литр су, 8 әфлисун, 1,5 кг шикәр комы, 2 аш кашыгы өеп лимон кислотасы кирәк.

Кабакны чистартып, кабыгыннан һәм орлыкларыннан арындырабыз. Кисәкләп турыйбыз да йомшагы белән бергә кәстрүлгә салабыз, салкын су өстибез. Кайнап чыккач, әфлисунны икегә бүлеп, согын сыгабыз. Кайнап торган массага аның согын да, кабыгын да салабыз. Кабак пешкәч, әфлисун кабыгын җыеп алабыз. Соңыннан лимон кислотасы белән шикәр комы сибәбез. Кабак пешеп чыккач, суытырга куябыз. Массаны блендер белән изеп (яки иләк аша чыгарып), тагын кайнатырга куябыз. Өстендәге күбеген җыеп барабыз. Кайнау кергәч, уттан алып, банкаларга тутырабыз. Барысы 17 литр чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X