Нократ

Изге Рамазан ае башланды

15нче май кичендә мөбарәк Рамазан ае керде. Әлеге җан-тән гыйбадәте ае булган ураза ае 15нче июньнең ахшамына кадәр дәвам итәчәк.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Әссәләмегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! 

Изге Рамазан ае башлану – бөтен дөнья мөселманнары өчен шатлык һәм шул ук вакытта җаваплылыкны аңлап каршы алынучы вакыйга да. Бу айда һәрберебез Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларыбызны гафу итүне, ярлыкауны сорый, Аның рәхим-шәфкатенә өметләнә. Мөселманнарыбыз үзләре дә изгелекләр эшләргә омтыла.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз“.

Ураза ае–мөселманнар өчен аерым бер гыйбадәт, Аллаһыны тану-белү, аңа итагать итү ае. Бу айда нәфесебезне тәрбияләп, без Раббыбызга якынаябыз, рәхмәтенә ирешәбез. Динебез Исламда Рамазан аенда ураза тоту биш баганаларның берсе санала. Бу ай, чын мәгънәсендә, безгә бихисап күп дәресләр бирүче мәдрәсәгә тиң. Бигрәк тә бу мөбарәк ай дәверендә безгә гөнаһлардан тыелу бик зарур. Чөнки Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте ки: “Кем яла ягуны, бозыклык сөйләүне һәм шундый гамәлләр кылуны ташламаса, белсен, ул кешенең азыктан тыелуында әҗер юктыр“. Әйе, кеше иң элек үзенең уй-фикерләрен, ниятен, кылган гамәлләрен кайгыртырга тиеш. Рамазан ае безгә рухыятебезне аңларга, иманнарыбызны ныгытырга, рухи байлыгыбызны арттырырга ярдәм итә. Чөнки, әгәр дә җәмгыятьтә рухи әхлаксызлык, рәхимсезлек тамыр җәя һәм кеше бу җиргә ни өчен килгәнен аңламау дәрәҗәсенә төшә икән, бернинди дә матди байлык мөһим булмаячак.

Рамазан ае–гафу итү ае. Пәйгамбәребез с.г.в. юкка гына түгел бит, безгә Кадер кичәсендә укыла торган шушы доганы өйрәтте: “Әллааһүммә әңтә гәфүвүн. Түхиббүл гәфвә. Фәгфү гәннәә“. “Йә, Раббым, Син Гафу Итүче Зат, гафу итүне сөясең. Гөнаһларыбызны гафу ит“. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: “Кем Рамазанда тәкъвалык белән ураза тотса, аның моңа кадәрге булган барча гөнаһлары ярлыканыр“. Шуңа күрә, тормыш ваклыклары белән, моңа кадәр бер-беребезгә булган ачу, үч, нәфрәтләребезне Рамазанның тышында калдырып, бер-беребезне гафу итик. Моңа кадәр туган - туганы белән, дусты кардәше белән, араларыбызны өзгән булсак–яңартыйк. Кардәшлек, туганлык, мөселманның бер-беренә булган хакларын, ата-ана хакын, бала хакын, ир-хатын хакын, күршелек хакларын искә алып, хаклыйк. Берсүзсез, үзен мөэмин-мөселман дип санаган һәр кеше Рамазан аен шатланып, шөкер итеп каршылый.

Мәгълүм ки, ураза тотучыга ике шатлык килсә, кичерергә насыйп була. Беренчесе – ифтар вакытында авыз ачканда, икенчесе – кыямәт көнендә Раббысы каршында. Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп-күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы: “Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр“, – диелгән Рәсүлебезнең хәдис-шәрифендә. Бу бик зур сөенеч. Билгеле булганча, адәм баласы әйбер юкка чыккач кына аның кадерен белә. Шулай ук авыру кеше дә сау кешегә караганда сәламәтлекнең кадерен яхшырак аңлый, шунлыктан ураза тоту һәр кешене уйландырырга мәҗбүр итә. Бүгенге көндә шунысы сөендерә–ураза тотучыларның саны арта бара. Бик күпләр нәкъ менә әлеге фарыз гамәл аркылы динне тулысынча кабул итә. Бу аңлашыла да, чөнки үзенең ихтыяр көчен ураза тотуга буйсындырган кеше башка сынаулар алдында да бирешми. 

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Быел Ураза җәйнең аеруча озын көннәренә туры килә. Бу да Ходай Тәгаләнең безне сынавы. Ул безне тагын да акыллы һәм нык булырга өйрәтә. Без бернигә дә карамый, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз. Чөнки, барчабыз да Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъдәләр бар икәнлеген яхшы беләбез. Барчабызның да элекке елларда әби-бабаларыбыз ничек озын көннәрдә, кырларда урак урганда, урманнарда агач кискәндә ураза тотканнарын сөйләгәннәрне ишеткәнебез бар. Алар шушы авыр, газаплы эшләрдә булып та, Аллаһы кушканны калдырмаганнар. Ул көннәр белән чагыштырганда бүген өстәлләребездә муллык, тормышларыбыз күпкә җиңел. Шуңа күрә шушы бәрәкәтне, Аллаһының рәхмәтен онытмаска, уразаларыбызны калдырмаска, ай дәвамында игелек һәм изгелек кылырга, нәфесебезне йөгәнләп, Раббыбызның әмерен үтәргә тырышыйк. Гаиләләребездә, урам-авылларыбызда, шәһәрләребездә яхшылыкка чакырыйк, оят һәм гөнаһның ни икәненә төшеник. Ел дәвамында көтеп алынган уразаларыбызны, мөбарәк ай Рамазанны кадерлик, хөрмәтлик. Олысы – кечесенә, яше–картына, бабасы – оныгына, атасы – улына, анасы – кызына Аллаһының кануннарын, тәртип-әхлакны җиткерергә тырышыйк. Аллаһ Раббыбыз тоткан уразаларыбызны кабул итсен! 

ГАБДРАХМАН ХӘБИБУЛЛИН, Мамадыш мәдрәсәсе директоры

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: