Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Ишегалды лагеры Яңа Комазанда

Быелгы җәй стандарт җәй булмады шул. Гадәттәге мәктәп чаралары онлайн узды, мәктәп яны лагерьлары да булмады.

Балалар аралашуын да күпкә киметергә туры килде. Әйе, бу чирне таратмау өчен күрелгән чаралар булды, үз чиратында алар кирәк иде. Хәзерге компьютер, телефон, интернет заманында балалар болай да сирәк аралаша дигән борчу һәркем күңелендә бар. Мин дә шулай уйлап, хафаланып йөргән идем. Тик Диләрә кебек тынгысыз кызлар барында бик матур чаралар уздырып була икән. 

Иң элек күземә интернет язма чалынды.  “Будет чисто/ Экодвижение Республики Татарстан”  сайтында Ютазы һәм Мамадыш районында һәм Казан шәһәре урамнарында Ишегалды лагерьлары булачагы хәбәр ителгән иде. Үз районыбыз күренгәч, ныклап карасам, Яңа Комазан авылы, Баллы Чишмә урамы диелгән. Мәктәптә бу юнәлештә актив эшләүче команда бар икәнен белгәч, әйдәп йөрүчеләр кем икәнен дә аңлау авыр булмады. Лагерь тормышын кызыксынып күзәтеп бардым. Бу бит зур, әле таныш булмаган юнәлеш! Лагерь  тәмамлануга, 10нчы сыйныф укучысы, мәктәпнең Эко-хәрәкәт буенча лидеры Диләрә Зиннурова белән әңгәмә корып алдым. “Без сыйныфташым Илзирә Гәрәева белән узган уку елы башында Балалар һәм яшүсмерләр йорты каршында оештырылган ЭКО хәрәкәткә, Татарстан Республикасының “Будет чисто” яшьләр экологик хәрәкәте төркеменә кушылдык.  Алар оештырган экологик акцияләрдә, укуларда, төрле чараларда катнашып барырга тырыштык. Кызганычка каршы, карантин игълан ителгәч, уку елының соңгы айларына планлаштырган чараларыбыз онлайн гына узды. 31нче май көнне “Бует чисто” төркемендә “Ишегалды лагерьлары марафоны” дип аталган яңалыкны күрдем. Лагерьда булганым бар, ә менә ишегалды лагере нинди икән дигән уй туды. Яхшылап укыгач, кызыклы тоелды. 4 әйдаман кирәк була дигәч, сыйныфташларыма шалтыраттым. Алар бик тиз генә ризалаштылар”, дип башлады сүзен Диләрә. Аннан инде ул махсусонлайн курслар узган, оештыру эшләрен видеодәресләр белән аңлатканнар.  Иң курыкканнары “балалар язылырмы, тыңларлармы?” булган икән Диләрәнең дә, әйдаман кызларның да. Авылыбызның “ВК” да эшләп килгән төркеменә игълан язган көнне үк лагерьга языла да башлаганнар. “Лагерь эшләү дәверендә 20 дән дә ким бала булмады”, ди Диләрә. 

Ә инде лагерь эшен без авыл белән күзәтеп бардык. Лагерь һәр көнне сәг.14.00 дән 17.00 гә кадәр  эшләде. Көн саен экологик темага квестлар, төрле чаралар, уеннар уздырды әйдаманнар. Лоторея уздыру, “Чиста урам” акциясе оештыру да булды. Уздырылган чаралар “Туган авыл” төркемендә яктыртып барылды. Балалар ялдан да, апаларыннан да бик канәгать калдылар.  4 кыз: Диләрә Зиннурова, Илзирә Гәрәева, Рузинә Халикова, Лилиана Егорова балаларга күңелле һәм файдалы ял, җәй аеның матур истәлекләрен бүләк итә алдылар. Кызларга “Афәрин!” диюдән башка сүз юк.  Үзләренең чын оештыруч, тәрбиячеләр икәнен күрсәтте алар. Авыл җирлегендә шундый зур эш башкарып чыгу- ул, чыннан да, бик яхшы күренеш. Алдагы тормышыгызда да кыенлыкларны җиңеп яшәгез, кызлар!

Бөтен Татарстанга бердәнбер авылда шушындый чараны оештырып, эшләтә алыр өчен канда педагог елгырлыгы, характерда  лидерлык сыйфаты, күңелдә  башкаларга яхшылык эшләү теләге дә булырга тиештер. Авылыбызның хөрмәтле укытучылары Венера апаның оныкчыгы, Мөнирә апаның оныгы, Илдар һәм Ләйсән Зиннуровларның кызы Диләрәдә бу сыйфатлар барысы да бар. Алга таба да әлеге сыйфатлар юлдашың булсын. 

Әңгәмә барышында Диләрә “Авылдашларыбыз безнең лагерь оештырганны белеп, иганәчелек иттеләр. Уеннарда өләшергә бүләкләр, 3 сәгать буена тамак кипкәндә эчәргә тәмле су, туңдырмалар китерделәр. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, эшләгән яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын” дигән сүзләрне дә әйтте. 

Гөлназ Гәрәева,
Көек-Ерыкса мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев