Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Иң кечкенәсенә 4 яшь, иң өлкәненә – 75: меңләгән мамадышлы чаңгы юлларына чыкты

Бүген районда һәр кыш саен узучы традицион “Татарстан чаңгы юлы” кысаларында массакүләм спорт чарасы үтә. Ярышлар барлык авыл җирлекләрендә һәм шәһәрнең 3 ноктасында оештырылган.

Диләрә Фәтхуллина өчен бу әле беренче зур ярыш. Мамадышның “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче кыз алдында район дәрәҗәсендә сынатмау бурычы тора.

–Чаңгыда шуарга бик яратам, - ди Диләрә. Бүген ул финишка икенче булып килде.

Ә Денис Иванов чаңгы спорты белән соңгы 3 елда ныклап шөгыльләнә. “Кәефләр яхшы. Иң мөһиме – һава торышы шәп!” – ди егет.

 

“Татарстан чаңгы юлы - 2021” исеме астында узучы массакүләм спорт чарасы өчен берничә дистанция әзерләнгән. Хөкемдар Вәсимә Имамова әйтүенчә, иң кечкенәләр 250 метр арада ярышачак. Ә иң зур дистанция 5000 метрга тигез.

 

Чаңгы ярышы өчен яшь чикләүләре юк. Биредә теләгән һәркем катнаша ала. Трассага чыккан мамадышлыларның иң кечкенәсенә 4 яшь булса, иң өлкәннәр – 8нче дистәләрен ваклаучылар иде. 73 яшьлек Хәлим абый Сәлимов та стартка әзерләнә.

–Чаңгы ярышларында мәктәп елларыннан бирле катнашып киләм. Без монда Гаян Гасыймов белән икәү инде, һәрдаим катнашучылар, - ди спорт ветераны.

 

Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны алучыларга медаль һәм мактау кәгазьләре, ә җиңүчеләргә боларга өстәп бәйгенең символикасы төшерелгән башлыклар да бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев