Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Гүзәлия гармуны һаман моң тарата

Мамадыш районының Югары Сон авылында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, авылның “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Хиҗап кызы Фәләхованың олуг юбилеена багышланган иҗат кичәсе гөрләп узды.

 “Җимешсез агач  - утын, яңгырсыз болыт  -  төтен, кызсыз йорт - ямьсез“, - ди халкым. 1950нче елда Балык Бистәсе (элекке Кызыл Йолдыз) районы Күгәрчен авылы мәктәбе җитәкчесе Хиҗап Билал улы һәм яшь укытучы Садика Гали кызы Билаловалар гаиләсендә, тирә-юньгә нур чәчеп, нәни Гүзәлия дөньяга аваз сала. Бәби  туу шатлыгына куанып, шулай җай гына яшәп ятканда, Хиҗап Билал улын Югары Сон мәктәбенә җитәкче итеп күчерәләр. Ике ай ярымлык Гүзәлияне, бишек урынына җилпучка салып, юлга кузгалалар. Мәшләк тавын менгәч, ат кисәк ярсып, чабып китә. Шулвакыт, чана чалулап, бала салынган җилпуч төшеп кала. Атны, көчкә тыеп, туктаталар. Бәхеткә, сабыйны исән-имин килеш табып алалар. Шушы вакыйгадан соң, 70 ел вакыт үтеп тә киткән. Гүзәлия ханым тормышын Югары Сон авылы белән бәйләде.  Әти-әниләре эзләреннән китеп, башка кыз туганнары кебек үк, укытучы һөнәрен сайлады. Мәдәният өлкәсендә 42 ел хезмәт стажы бар. “Спартак“ колхозы җитәкчесе Ирек Әһли улы Гыйлаҗетдинов сәнгатькә гашыйк шәхес, үзе дә бик матур җырлый, өздереп гармунда уйный иде. Үзе идарә иткән чорда яңа мәдәният сарае төзетте. Аның каршында авылларда бердәнбер булган музыка мәктәбе дә  ачылды. Гүзәлия ханым аның мөдире дә, укытучысы  да булды. Хезмәт юлында мәдәнияттән беркайчан да читкә тайпылмады. 1984нче елда оешкан “Асылъяр“  ансамбле “Сон бизәкләре“  исеме астында һаман да эшен дәвам итә. Ә Гүзәлия ханым - хәзер дә аның иң актив әгъзаларының берсе.  Киңәшләшеп, бердәм булып эшлиләр. Ул лаеклы ялда да тулы канлы,  актив тормыш белән яши. Югары Сон авылының “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе, Сон авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе вазыйфаларын башкаларга өлге булырлык итеп алып бара. Гомере буе мәдәнияттә янып яшәгән ханым, хәзер дә, ничә карама халык арасында. Сон авыл җирлегенең барлык эшләрендә дә актив катнаша. Ярдәмчесе Гөлсинә ханым белән пар килеп, бер-берсен күз карашларыннан аңлап эшлиләр. Нинди генә конкурсларда катнашып, җиңүләр яуламыйлар. Алар быел, пандемиягә карамастан, һәр урамда кич утыруларны да җиренә җиткереп башкардылар. Гүзәлия ханымның кулыннан гармуны төшми, һәр кичәдә аның моңлы тавышы яңгырый. Үз халкын яраткан, җыр-моңга гашыйк авылдашлары -  аның төп терәге! Ансамбльгә йөрүчеләр -  бердәм, булдыклы, сәнгатькә гашыйк җаннар. Төп максатлары: халкыбызның гореф- гадәтләрен, телебезне саклау, аны буыннан-буынга тапшыру.  2019нчы елда композитор Яруллиннарга багышлап уздырылган “Җырлыйк әле“  җыр ярышында да беренчелекне бирмәде Гүзәлия ханым.

Тормыш- дәрья. Дулкыннары белән ак җилкәнле корабларны да бөтереп алып, тирән чоңгылларга илтеп аудара. Шундый катлаулы мизгелләрдә дә рухи көчкә таянып, ишкәкләрен кулдан ычкындырмыйча ярга, аяк басар ныклы туфрагына килеп җиткән кешеләрнең берсе Гүзәлия Хиҗап кызы. Ирләр өчен дә сокланырлык үрнәк булып торган, кыю фикерле шәхес. Ире Исмәгыйль ага белән икесе дә группада алар. Парлы гомер итүләренә дә 45 ел инде. Исмәгыйль  абый да - моң иясе. Икесенең дә кулларында уен кораллары биеп кенә тора. Ул баянда уйнап, хатыны аңа кушылып җырлауны ничә кат тыңласаң да, әсәрләнәсең. Тормышта да бер-берсен аңлап, санлап, бәхетле гомер кичерәләр.  40 яшендә бакыйлыкка күчкән сеңлесе Наиләнең 3 баласына әни-әти дә, ныклы терәк тә булдылар, зур юлга аяк басарга ярдәм иттеләр. Наиләнең олы кызы Миләүшә, Югары Сон авылында тормышка чыкты. Мәктәптә уку-укыту эшләре буенча директор ярдәмчесе булып хезмәт куя. Бүгенге көндә Гүзәлия ханым гаиләсенең терәге дә алар. Шулай матур итеп, тигезлектә гомер кичерергә язсын!

Нәселләрендә җырга-моңга гашыйкларның  күплеге дә  сокландыра. Энесе Наил кызы Сөмбел Билалова - Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә танылган җырчыларның берсе. Шәкерте, Татар дәүләт гуманитар педагогия университетының музыка  факультеты деканы Мулланур Габитов һәм тагын бик күпләр аның тормышына яшәү көче, ямь өсти.

Көзге алмалар тәмлерәк булган кебек, гомер көзе дә кешегә үзенчә тансык һәм кадерле. Сиңа алга таба да саулык, сәламәтлек, иман байлыгы, рухи ныклык, иҗат байлыгы  телибез, Гүзәлия ханым. Шушы изге теләкләребез кабул булып, җир йөзендә бәхетле гомер кичер! Алга таба да сәхнә йолдызы булып калуыңны телибез!

Рәйсә Муллаәхмәтова,

район “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесенең авыллар буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев