Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Фәннүр МӨХӘММӘТҖАНОВ: «Социаль челтәрләргә кереп китсәм, дөньясыннан ваз кичәрмен төсле»

Фәннүр Мөхәммәтҗанов – Камал театры артисты. Мамадыш районының Урта Кирмән авылының саф чишмә суларын эчеп үскән егет. Тамашачылар аны «Галиябану», «Җилкәнсезләр», «Агыла да болыт агыла», «Тормышмы бу?» спектакльләре аша белә.

«Роль җиңел бирелми»

– «Тормышмы бу?» спектакленең премьерасы барган көннәрдә яңа сезон турында сорашканда: «Әле монысы да җитеп торды», – дигән идең. Димәк, роль җиңел бирелмәде.
– Роль җиңел бирелми – бала тудыру кебек. Авыррак булды, чөнки минем характердагы роль түгел. Эчке тетрәнүләре күп, дин белән бәйле булгач, артык шаярып та, кыланып та булмый. Бик нечкә роль.

– Мулла образын беренче тапкыр гына тудыруың түгел. Ни өчен сиңа мондый рольләрне ышанып тапшыралар?

– Һич кенә дә аңлата алмыйм. Мин иманлы кеше, ләкин артык диндә түгел. Әле бит шунысы кыен, дингә бәйле спектакльләрдә башкарган рольләр барысы да шаяру катыш килеп чыга. Еш кына тәнкыйть тә итәләр. Әллә Аллаһ Тәгалә мулла образлары аша туры юлга күндерергә телиме?!

– Бу образларны иҗат итәргә кайдан көч аласың?

– Иң беренче чиратта пьесадан этәреләсең. Драматург ул образны ничек күргән бит. Мәскәүдә «Җилкәнсезләр»не уйнаганда, муллалардан: «Нигә көләсез?» – дип шелтә ишетергә туры килде... Аны бит Кәрим Тинчурин үзе шулай иҗат иткән. Бу мулланың бәласе – ул сәяси хәлләрдән хәбәрдар түгел. Әлбәттә, ул дини кануннарны бик яхшы белә. Монда сәяси яктан милләт бетү турында сүз бара, ә ул төрле чагыштырмалар китерә. Аннан соң берничә мәчеткә йөрим, чагыштырам. Җомга намазларын калдырмаска тырышам. Дини тәрбиям бар. Моның өчен әби-бабама рәхмәт. Бабам авылда мулла иде. Җитәкләп мәчеткә алып бара иде, азан әйтергә өйрәтте. Догалар беләм, дини китаплар укыдым. Укыган вакытта дини лагерьга йөргәнем булды. Шуңа күрә берникадәр якынлык бар. Дин белән бәйле әсәрләрдә өлкән артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләлов та бик булышалар.

– Ни кызганыч, «Җилкәнсезләр» репертуардан төшеп калды. Туйдырган идеме бу роль?

– Юк. Шундый зур, тарихи, милләткә кагылышлы әсәр. Монда берничек тә туеп булмый. Миңа калса, спектакль әкренләп уйнала башлаган гына иде. Ни кызганыч, үз тамашачысын табып бетерә алмады. Әлегә туйдыра торган рольләрем юк. Һәрберсен үзем үстерәм, үзем картайтам. Берсен дә күмәсе дә, җирлисе дә килми. Спектакльләр төшеп калгач бик кызганыч. Роль ул – синең бер кисәгең, ашар ипиең, эчәр суың.

 Аллаһ Тәгалә рольдән туйдым дигән хис бирә күрмәсен. Рольдән ару – артистның бетүе, юкка чыгуы ул.

«Җырлаудан куркам»

– Фәннүр Мөхәммәтҗановны халыкка таныткан роль кайсы булды икән?

– Иң беренче зур эшем – «Галиябану»дагы Хәлил. «Галиябану» – бөтен кеше белә торган, бик якын әсәр. Танылу төрле чараларда чыгыш ясарга чакыра башлагач нык сизелә. Бик еш шигырь сөйләргә чакырулар «Галиябану»дан һәм «Агыла да болыт агыла» шигъри спектакленнән соң башланды. Һәм «Тормышмы бу?» зур сикереш булды.

– Син Хәлилгә алынганда әле Камал театрында бу роль аша халыкка танылган артистлар да эшли. Куркытмадымы?

– Чын мәгънәсендә бик курыктым. Ишетүгә үк. Тамашачы белән танышкач, курку хисе кимеде. Спектакль төшеп калса да, андый хис яши әле.

– Хәлил – җырлы роль. Ялгышмасам, алар синең берәү генә.
– Берәү генә, Аллага шөкер, чөнки җырлаудан мин бик куркам. Үземне оста җырлыйм дип санамыйм. Шаярып, мыгырданып җырлый алам. Чынлап торып Хәлил булып җырлау миңа бик авыр.

– «Агыла да болыт агыла» шигъри спектакле бүген дә аншлаг белән бара. Тамашачыда шигъри сүзгә тартылу барлыкка килдеме?
– Шигъри сүзгә тартылудан бигрәк, биредә кеше язмышы. Безнең халык моңа битараф түгел. Әлбәттә, Хәсән Туфанның көчле шигырьләрен тыңларга дип килүчеләр дә бар. Спектакль сәхнәгә чыкканнан соң кабат Хәсән Туфанны укып чыгучылар булды. Аның шигырьләрен соратып алучылар да бар.

«Шәһри Казан»нан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев