Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Экстремистлык характердагы эшчәнлекләре өчен 15 мамадышлы исәптә тора

Инде хәбәр ителгәнчә, бүген өченче чакырылыш Мамадыш муниципаль районы Советының унтугызынчы утырышы үтте. Биредә “Терроризм һәм эсктремизмны профилактикалау“ темасына да зур урын бирелде. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Олег Рылов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә эстремистлык характердагы эшчәнлек өчен 15 мамадышлы исәптә тора. Аларның өчесе район территориясендә яши, берсе федераль эзләүгә бирелгән, тагын берсе Сириядә, калганнары башка шәһәрләрдә яши. “Алар хокук сакчыларының ныклы контролендә тора“,- дип искәртте докладчы.

Олег Рылов шулай ук төбәгебездә 10 милләт вәкиленең тату, матур гомер кичерүен, 55 мәчет, 8 чиркәү, 9 часовня, бер мәдрәсә һәм шундый ук санда якшәмбе мәктәбе эшләвен искәртеп узды.

-Дин вәкилләре белән даими очрашулар, әңгәмәләр уздырып торабыз. Бу юнәлештә районыбызның ММЧ да актив эшли. Җирле ТВ, радио, газетада, сайтта эктремизм һәм терроризмны профилактикалауга юнәлдерелгән тапшырулар, язмалар дөнья күрә,- диде Олег Рылов.

Ел башыннан шушы юнәлештә эшләүче махсус комиссиянең 7 утырышы үткәрелгән, аларда 33 мәсьәлә каралган.

Хәзерге вакытта җәмәгать урыннарына, объектларга видеокүзәтү камералары, инженер-техник җайланмалар урнаштыру зарурлыгын да искәрттеләр.

-Без экстремизм һәм терроризм юнәлешендә аеруча уяу булырга тиеш. Кем уйлаган, безнең төбәктән дә 15 кеше исәптә торыр, дип. Без һәрвакыт традицион диннәр, традицион агымнар яклы булдык. Халык та игътибарлы булсын иде. Ят машиналар, шикле кешеләр күренсә, тиешле органнарга хәбәр итү шарт,- дип йомгаклады район башлыгы Анатолий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев