Нократ

Дүсмәтле Иван язмышы

1958нче ел бик карлы буранлы, кырыс һәм фаҗигале хәлләр белән башланып китте. Бу елны төрле районнарда җәяүлеләр һәм атлылыр юл югалтып, адашып, туңып үлделәр. Бер фаҗига минем күңел төпкелендә гомер буе саклана. Хәтер янчыгымны бушатыйм әле.

 

Мамадыш урта белем бирү мәктәбендә 9нчы сыйныфта укыган чак. Һәр шимбә, дәрестән соң, авылга кайтабыз. Киләсе атнада яшәү өчен 3 тәңкә акча, бәрәңге алып киләбез. Кышкы юллар  баткак, газаплы. Ул вакытта машиналар юк, диярлек. Колхозчылар үз кирәгенә колхоз рәисеннән фермадан ат сорап алып, чанага җигеп йөри. Укучылар җәяү инде. 15-20 чакрымны уйлап та бирмибез. Кайчак бәхет баса: Иске Комазан яисә Акман авылыннан иртә таңнан спирт заводына бардага барган тракторга эләгәбез. Аның мичкәсе бик зур. Шул бочка эченә колхозчылар да, укучылар да, килки балыклары сыман, кереп тулабыз, хәтта сулыш кысыла, һава җитми. Трактор кайтканда очраса, җылы мичкәгә елышып кайтабыз.

Февральнең беренче көннәреннән үк атна буенча буран булды. 8нче февраль – шимбә, өйләдән соң, көн ачылгандай итте.  Көек-Ерыкса, Яңа Комазан, Иске Комазан, Дүсмәт балалары, дәрестән соң, дәррәү юлга чыктык. Трактор да очрады. 30лап кеше  җылы мичкәне сырып алдык. Мамадышны үткәч, тагын чаңгы киеп юлга чыккан дүрт укучы төялде. Күңелле... Ләкин... 7-8  чакрым юл узуга, трактор карга батты. Без күбәү. Алга таба киттек, юл юк. Буран котыра. Сәгатъ 12ләр тирәсендә Иске Комазанга кайтып җиттек. Дуслар – Минегол, Мөҗип, Гөлнур, Зимфира: “Юлга чыкмагыз, куна калыгыз!” - дип кыстыйлар. Түзеп буламыни?! Әзрәк көн дә тынычланып киткән кебек.  Дүсмәтләр - җиде кеше. Безнең белән өлкән агай Җәмей Питере (Зайцев) та бар. Аның аягында итек, өстендә тун, аркасында бер тулы капчык ипи, кулында 3 литрлы пыяла чирек. Киттек. 4 чакрым гына калды бит... Авылны чыгып, зиратны гына үттек, яңадан күз ачкысыз көчле җил, буран башланды. Көч-хәл белән урман почмагына менеп җиттек. Утырдык, сөйләштек. Авылга ике чакрым ара калды.  Дүрт егет - Архипов Иван, Яковлев Иван, Гурянов Николай, Степанов Иван: ”Ярар, без юл алдык,” - дип, чаңгы белән кузгалдылар.  Ул тирәдә ялгыз карама үсә иде. Аның турында, адаштыра, дип ишеткәнебез дә бар. Аның гаебе юктыр бәлки...  Болгана торгач, телеграмма баганаларына килеп чыктык, уйлыйбыз: “Монда барсак –Акман, ә бу якта –туган авылыбыз  - Дүсмәттер”. Багана төбеннән чыбыкның кай якка сузылганын абайлап, алга китәбез. Тагын багана, тагын. Шулай атлый торгач, абыебыз артта кала, көтеп алабыз, тагын кала... Мин әйтәм: “Питер дәдәй, капчыгыңны калдыр, иртәгә килеп алырсың, бүген катып үлгәнче, бергә кайтыйк,” – дим.  Киреләнә. Чиреген Михаилга тоттырды. Мин: “Алайса безгә ризалык бир, без китик,” – дидем.  “Барыгыз!” - диде бу. Чирекне баганага сугып ваттым. Муеннан да чумабыз карга, атлыйбыз, арыдык. Куш багана төбенә утырдык, җылынып та киткән төсле.   Баш эшли бит әле... 1950 елда авылга укытырга кайткан абыем белән, Алабугада пединститут бетергән кыз Козерева Дуся да (әнисен, апасын алып) мәктәпкә эшкә килде. Без ул гаилә белән бик дус яшәдек. Аның авыру апасы бик күпне белә, кышкы төннәр буе  сөйләшеп чыгабыз. Шуның: “Кеше туңса, утырса, аңа җылы булгандай тоела һәм ул шулай йоклап китеп, үлә икән. Алданырга ярамый, тор, йоклап китүче булса, яңакла!” - дигән сүзләре искә төште дә, сикереп тордым. “Михаил, Михаил, тор!” – дим.  Эндәшми. Яңаклыйм, ыңгыраша. Көчкә торгызып, җитәкләп алып киттем. Менә - авыл!!!  Иске Комазан??? Көч-хәл белән беренче өйнең янбакчасына төштеп, тәрәзә шакып, кемлегебезне, нишләп йөргәнне аңлаттым. Хуҗа  мине  урысчалатып  “җен анасына” җибәрде. Ике-өч өйне узып, Михаилны капка төбендәге утыргычка утыртып, икенче  янбакчага төштем. Бер әби (Мәгефүрә түти) җавап та бирде, малае Нәкыйпне каршыларга чыгарды. Өйгә кереп: “Минем иптәшем дә бар,”- дидем. Нәкыйп Мишаны алып керде. Бу гаилә безне бик кадерләде. Кайсыдыр җирләрне карлар белән уып, аякларымны мамык шәлләр белән төреп, йокларга салдылар. Дөньяда яхшы кешеләр күп, Аллага шөкер.

Иртәгесен Мәгефүрә түтинең олы малае Гарифҗан абый (ул бригадир) аты белән безне авылга алып менде. Безнең өй янына ярты авыл кешесе җыелган. Фельдшер Тамара апа медикаментлары белән көтеп тора. Мине зарыгып көтүдән гаҗизләнгән әни, мич артына кереп: “Үле гәүдәсен кертәләрме, тереме?!” - дип, елап ята... И, газиз Аллам, саклап калуың өчен мең рәхмәт сиңа! Михаил белән, бер атна өйдә булган, биттәге, аяктагы, кулдагы кара “беләзекләр” - өшегән җирләр кипшергәннән соң, Питер дәдәй янына бардык; аның бер кулы тулаем сары су белән тулышкан иде. Ул бездән аерылып калгач, яр астына сикергән, бер кулы белән тәмәке кабызып, тартып төн кунган, таң белән карны казып чыгып, авылга кайткан. Ә безнең чаңгычылар нишләгән соң? Алар бергә бик аз барганнар, өчесен буран-җил шул уңайдан ук Яңа Комазан ягына борып алып киткән. Ә Архипов Иван, авылны бераз аңышыбрак барган да, күрәмсең, иптәшләреннән аерылган.

Иван кайтмады... Аны икенче көнне барлык авыллардан, районнан килеп эзләделәр, тапмадылар. Әнисе ике ай эзләде, апрельдә, инде карлар эрегәч, күрше хатыны белән тапканнар... Байтак баргач, чаңгысы карга кадалып, сынган. Аннан, җылынмакчы булыптыр, таякларын сындырган. Акман белән Яңа Комазан арасындагы биек яр астына юлыккан, чыгарга тырмашкан, тырнаклары умырылган... Аннары утырган, йоклаган... Кар каплап киткән...

 Без 15ләп укучы, гөрләвекләр акканда, аяк басар урынны сайлый-сайлый, Иванны соңгы юлга озатырга Мамадыштан кайттык. Шул гомердән бирле бер нәрсә башыма сыймый: Иванның әнисе бу хәлләргә ничек чыдады икән?! “Балам барыбер исәндер!“- дигән өмете соңгы мизгелгә кадәр ташламагандыр. Аның олы малае Степан Алабугада тракторчылар курсында укыганда, көз көне трактор өстендә кайтып, салкын тидереп, үпкә авыруыннан үлгән иде. Икенчесе дә югалгач, ничек түзде икән ул ананың йөрәге, ничек акылыннан язмады икән? Без 10нчыда укыганда аны урман артындагы авылдан, хатыны үлгән бер ир биш  баласын үстерешергә алып китте, диделәр. Саңка түти белән шуннан соң башка очрашмадым.

Ә язмышы 15 яшендә фаҗигале тәмамланган иптәшем турында “Иван бәете“ (аны да mamadysh-rt.ru сайтында тулысынча укый аласыз ) чыгардым. Әлеге мәкаләм дә Архипов Иванның якты рухына дога булып барып ирешсен.

 Федосия  Петрова-Галиева.

Казан.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: