Нократ

Дүсмәт авылы үз көен үзе көйли

Дүсмәттә “Авыл көне” узачагы билгеле булгач, эштән мине “задание” белән җибәрделәр. “Ничек яшисең, авыл” темасына материал туплап, мәкалә язарсың, диделәр.

Туган авыл, күршеләр, авылдашлар никадәр генә якын булсалар да, боларның барысы турында да язу җиңелләрдән түгел. Атна саен диярлек, авылга кайткач, аның яңалыклары да күзгә әлләни ташланмый бит. Бәйрәм күрү сәбәбе белән тагын бер тапкыр авылны әйләнермен, бәлки фикерләрем дә тупланыр, дип, кайтыр юлга кузгалдым.

Барлык юклыктан яхшырак

Дүсмәт Мамадыш районының иң уңайлы бер почмагында урын алган. Табигать матурлыгы да гаҗәеп бездә. Салкын төньяк җилләреннән саклаучы тавыбыз, сый-нигъмәткә мул урманнарыбыз да бар. Җиләген дә, гөмбәсен дә чиләкләп җыябыз. Кечкенә генә булса да, тау асты буйлап инеш ага. Дәдәй-түтиләр сабый чакта, суны бөяп куеп, җәйләрен, чупырдап ятып, шунда үткәрә торган булганнар. Әле без дә, кечкенә маймычлар тотып, мәш килә идек. Авылда балалар азайгач, су буйларын агач басты. Соңгы елларда гына, тырыш кондызлар теш кайрап, агачларны берәм-берәм аудара башладылар. Артларыннан чистартып җитеш кенә! Табигый сайлап алу инде бу. Читтән генә күзәтеп ятсаң, инешсез дә калуың мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен су астына утырган ләмен чистартып, агарга комачаулаган каршылыкларны бетереп торырга кирәк.

Республиканың шактый район-авылларында командировкада булганым бар. Кая гына барсам да, Дүсмәт белән чагыштырам. Авыл Татарстанның иң тыныч җирендә урнашкан дисәм дә, ялгышмам. Шөкер Ходайга, табигать бәла-казалары да безне читләтеп уза. Ялгыз йорт-җирләр дә берничә генә. Хуҗалыклар көр – әле быел да көтүгә алтмыштан артык сыер чыкты, диделәр. Тирә-яктагы басулар да ташландык түгел – чәчәләр, уралар.

Күп авыллар юлсызлыктан интеккәндә, без асфальт юлга “кинәнәбез”. Авылның уртасыннан Кировка чыгучы трасса уза. Зур машиналар, фуралар узганда, өйләр селкенеп кала. Бервакыт шулай кунакка Казаннан Җырак түти кайтты. “Төне буе йоклый алмадым, машиналар өйгә керә бугай, дип курыктым”, - диде бу, шаккатып. Юл кырына тротуар да ясап булмый, йортлар бик якын урнашкан, диделәр. Халык моңа ияләшкән инде. Совет заманында, трассаны авылдан читтәрәк җибәрергә дип, дамба күтәреп куйган булганнар булуын. Нишләптер, юл булып җитмәде ул. Кайбер авыллар кебек, сазга батып йөрмибез – шуңа сөенәбез, зур фаҗигаләр генә булмасын инде.

Тәвәккәллек таш яра

Урта мәктәпкә балалар дүрт авылдан килеп укый, янында садигы да бар. Медпункт та, фельдшер да үзебездә. Мәдәният йорты да актив эшли. “Тәңкәләр” балалар һәм “Җиңгәчәйләр” халык ансамбльләребез дә республикакүләм чараларда чыгыш ясап, танылу алды. Мактана, димәгез – шатланам. Авыл, әкренләп олыгая барса да, яхшы яши, дигән куанычлы хисләр биләп ала күңелне.

Бездә халык бик тыйнак – чәчрәп чыга торганнардан түгел. Җәен кояш белән бергә торып, караңгы булганчыга кадәр эштә. “Сөт машинасы иртән биш тулганчы килеп җитә, аныңчы сыерны савып куярга кирәк”,- ди авыл хатыннары. Күпләр инвестор хуҗалыгында тир түгә. Авыл үз көен үзе көйли. Читтән китереп биргәнне көтеп ятмый. Карап торырлык фермерлык хуҗалыклары да бар. Николай Павловны районда белмәгән кеше юк, зур ихтирамга лаек. Айдар абый Миннеханов та кырык төрле эш алып бара – җирләре дә бар, хуҗалыклардан сөт тә җыя. Владислав Козлов безнең төбәктә беренчеләрдән булып атлар үрчетә башлады. Бу кешеләр халыкны кышлык корма белән тәэмин итә, бәйрәмнәр дә аларның ярдәменнән башка узмый. Сәламәтлекләре нык булып, эшләре уңышлы барсын. Шундый тәвәккәл кешеләр булганда гына, авыл яшәр.

Авыл үзе бер гаилә

Авыл бәйрәменә килгәндә, авылдашлар бервакыт җыеннарга йөрми башлаган иде инде. Клуб җитәкчеләре алышынгач, авыл гел җанланып китте. Кичке уеннарга чыгалар, концертлар уза. Баш күтәрми дөнья куып яшәү генә түгел, адәм баласына ял да кирәк. Авыл кешесенә бигрәк тә.

22 май – Дүсмәт авылының престол бәйрәме. Язгы Микула көнне Изге Николай Чудотворец исемендәге чиркәвебездә Мамадыш благочиниесының Благочинные протоиерей Владимир Иванов келәү уздырды. Авылдашлар очрашуын 26сы көнне ясадылар. Тугыз ел элек чиркәү ачылган Микула көнен һәр елны “Авыл көне” буларак бәйрәм итәрбез, диеп сөйләшенгән иде. Быел әлеге уйлар яңарыш алды. Монда күптән түгел сайланган яңа җирлек башлыгы Олег Павловның да роле зур. Халыкның аны хуплавы күренеп тора.

Бәйрәм мәдәният йорты каршында бик күңелле узды. Гади генә булса да, үзебезчә ял иттек. Җыручылары да, биючеләре дә үзебездә бит. “Чүпләмле”, “Өчле” биюләренә дә бастылар, түгәрәк ясап, авыл көен дә суздылар. Кызыклы конкурслар бәйрәмгә дәрт һәм азарт өстәде. Читкә чыгып киткәннәрдән дә концерт номерлары белән кайтучылар булды. “Барыгызга да саулык телим, йортларыгызда иминлек, тынычлык булсын. Туганнарыбыз яшьли арабыздан китмәсен иде”, - дип, җыр бүләк итте Чаллыдан кайткан Җәмейләр килене Анна Зайцева. Мамадыш керәшеннәре җитәкчесе Степан Спиридоновның да туган авылы Дүсмәт бит. Ул да бәйрәмгә кайткан иде.

Авыл үзе зур бер гаилә икән. Моны дәлилләп, Спиридоннар белән Тырбыйлар нәселләрен чыбык очына кадәр барладылар. Туганнар кемдә күбрәк? Җыелган халык икегә бүленеп бетте, дисәм дә, арттыру булмас. Кемдер күрше хакын хаклады. Араларында “кайсы якка барыйм икән, тегеләрендә кодачалар, монсында җиңгиләр”, - дип, аптырап калучылары да булды.

Бәйрәмнең төп инициаторы фермер Николай Павлов, авылдашларга мөрәҗәгать итеп, үтеп-китеп йөрүчеләрнең дә Дүсмәтнең төзек, чиста икәненә соклануын искәртте. “Урманнар чистарта, олы юллар сала алмасак та, су буйларын, бакча башларын җыештыра алабыз. Булганын саклау һәрберебезнең кулыннан килә торган эш. Җитешсезлекләр турында бер-беребезгә әйтүдән курыкмыйк. Бердәм, дус булыйк”, - диде ул.

Бәйрәм караңгы төшкәнче гөрләде. Олеся белән Ленар Мөхәммәтҗановлар авылдашларны пылау, шашлык белән сыйлап торды. Барысы да күңелле кичәдән канәгать калып, оештыручыларга рәхмәт белдерде. Читкә чыгып китүчеләр дә авылны онытмасыннар, еш кайтсыннар иде, диештеләр. Алдагы елларда да майның соңгы атнасында мондый очрашуны гадәткә кертергә планлаштыралар.

Туган авылыңда тормышның кайнап торуы – күңелле күренеш. Моны күзәтүләрдән чыгып әйтүем. Авыл учагына утын өстәп тору – һәрберебезнең бурычы. Мондый кичәләрне дә кемдер оештырыр әле, вакыт тапсак, күреп килербез, диясе түгел. Барысы да үзебездән башлана бит.

Текст и фото Юлия ГУБИНА

Больше фото смотрите здесь - Источник  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: