Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Дружбада яңа очрашуларга кадәр!

Дружба поселогында туып - үстем мин. Районыбызның иң читендә урнашкан кечкенә генә торак пункты ул. Владимир Пасыев.

Инде хәзер өйләре дә бармак белән генә санарлык калды. Мәктәп, кибет, клуб юк, 20 елга якын сабантуй да уздырылмаган. Тик аның гөрләп торган чаклары, туган туфрак, онытылмас балачак хатирәләре күңелдән һич кенә дә китми. Туктале, авыл бетүгә йөз тотса да, аның кешеләре исән бит. Алар ни хәлләрдә яталар микән?! Шуларны уйлап, искә төшереп утырдым да, “ВКонтакте“ социаль челтәрендә былтыр “пос. Дружба (Мамадыш)“  дигән ябык төркем җыя башладым. Хәзер анда 216 кеше бар. Шундагылар белән киңәшеп, быел авылда очрашу оештырырга булдык. Ниһаять, ул көн килеп җитте. Очраштык без. Аланлыкка яше-карты җыелды. 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Миргазиз Ситдыйковка кадәр хәл белергә килде! Бергә-бергә рәхәтләнеп күңел ачтык. Озак еллар күрешмәгән яшьлек дуслар, авылдашлар белән аралашып, җырлап, биеп, уеннар уйнап, көн узып киткәне, караңгы төшкәне сизелмичә дә калды, бәйрәм салют белән тәмамланды. Авылдашлар биргән бүләкләр уеннарга өстәмә дәрт, ямь керттеләр. Аннан алган җылы тәэсирләрне каләм белән генә тасвирлап бетереп булмый. Төркемгә агылган хатларның берсен генә китерәм: “Сәлам, авылдашлар! Сабантуй шулкадәр шәп булды, болай рәхәт булыр дип уйламаган да идем, авылга ямь керде! Үзебезнең бәләкәй генә Кардонда шундый яхшы меценатлар булуы үзе бер горурлык. Рәхмәт бик зур күршебез Владимир Пасыевка, Артём Большаковка, Дания апа Газизҗановага, оештыручыларның барысына да. Нинди күп сабантуйларда булып мондый рәхәтлек булмаган иде, туган - үскән җиреңдә сабантуйда биюе үзе бер зур бәхет икән, бөтен яшь чакларны искә алдык!!! Ирина Никифорова - Крешкова.“ Шундый кайтавазлар бик күп, кочаклашып төшкән фотолар бихисап. Әлбәттә, беренче коймак төерле булган кебек, кытыршылыклар да булгандыр. Күңел һаман тынычлана алмый. Җирсү, туган туфрак дигән гыйбарәләрнең асылын яшәгән саен ныграк аңлыйсың икән шул. Һәрвакыт шулай элемтәдә торыйк, бер-беребезне югалтмыйк, киләсе елда очрашканга кадәр, авылдашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев