Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

#әдәбимарафон - искиткеч кызыклы проект, мамадышлыларның сафын арттыру зарур

Хөрмәтле татар кешесе! 1 нче гыйнвар көнне унынчы мәртәбә (юбилей!) #әдәбимарафон проекты башланып китә. Ул Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә.



Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) уку гадәтен формалаштыру, интернет челтәрендә куллану өчен тәртипләштерелгән файдалы татар контентын арттыру. Проект барышында тайм-менеджментка, яңа интернет-технологияләр кулланырга өйрәнергә, яңа дуслар табып аралашырга, эшлекле элемтәләр урнаштырырга, рухны ныгытырга һәм телне шомартырга мөмкин. Кызык, әмма марафонда катнашучыларның күпчелеге киләчәктә үзләреннән-үзләре төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

Проектта катнашу һәм уңышлы гына финалга чыгу өчен:

1. Марафонның кагыйдәләре белән бик игътибар белән танышып чыгарга кирәк: http://tat-i.net/tt/adabimarafon-10;

2. Марафонның рәсми берләшмәсе (https://vk.com/adabimarathon) битендә урнаштырылган әлеге яңалык астында комментарийларда "+" тамгасы белән беррәттән татарча хатасыз фамилия һәм исемегезне, кайдан булуыгызны (ил, төбәк, район/шәһәр) һәм ничә яшь икәнен язарга кирәк.

Мәсәлән:
"+ Гатауллин Раил, ТР Казан шәһәре, 42 яшь"
яисә
"+ Чумарова Фагыйлә, РФ Омск өлкәсе, 62 яшь".

Гаризалар кабул итү 1 гыйнвар көнне 22:00 сәгатьтә ябыла, аннары марафонга катнашучылар кабул ителми. Шуңа күрә, катнашырга уйласагыз, катнашуыгызны хәзер үк белдерегез, ахырга калдырмагыз, "+" тамгаларын (гаризаларыгызны) теләсә нинди башка урыннарда калдырмагыз!

3. Марафонда катнашуыгыз турында дус-туганнарыгызга хәбәр итәргә кирәк (моның өчен әлеге язма белән үз сәхифәгездә уртаклашыгыз);

4. Китапханәдән яисә өйдәге китап киштәсеннән укылмаган татарча китап(лар)ны яисә журнал(лар)ны сайлап алырга кирәк, аннары әлеге китап(лар)/журнал(лар)ны 21 көн дәвамында укыячаксыз.

5. 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмыйча китап(лар)ны укый барырга һәм укыган кадәр өлештән көн саен #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән кызыклы һәм файдалы өзекләрне хаталарсыз ВКонтактеда яисә Инстаграмда үз сәхифәгездә урнаштырып барырга кирәк. Язмаларны әлеге өзеккә туры килгән фото, аудио, видео белән тулыландырырга һәм аны тагын да кызыксындыручан итеп ясарга рөхсәт ителә.

6. Икенче пунктны башкарган булсагыз, марафонның идарәчеләре һәм ярдәмчеләре Сезне чатка өстиячәк (4-5 гыйнвар тирәсендә). Чатта марафон яңалыкларыннан хәбәрдар булып торырга, татарча матур итеп файдалы темаларга аралашырга, дуслар табарга мөмкин булачак.

7. Марафон тәмамланганнан соң Казанга финал тантанасына килергә, дөньяның төрле төбәкләреннән килгән виртуаль дуслар белән реаль тормышта күрешеп аралашырга, сәхнәгә чыгып бүләкләр алырга һәм әлеге зур чарадан бик зур көч һәм дәрт алып кайтырга кирәк булачак.

❗ Проектта катнашу өчен марафончының мобиль телефонында/компьютерында татар клавиатурасы урнаштырылган булырга тиеш, марафон барышында һәм 21 көн дәвамында үзара аралашканда татар телен бозып язу рөхсәт ителми!

❗ Катнашу өчен ил һәм яшь чикләүләре юк. Марафонда китап укый белгән һәркем катнаша ала.

13 яшькә кадәр балаларның, үз аккаунтлары булмаса, язмалары әти-әниләренең аккаунтларында урнаштырылып барылырга мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм I сыйныфта укучы балалар китаптан укыган өзекләрне дәфтәргә матур итеп күчереп яза, ә аларның әтисе яисә әнисе үзенең аккаунтында тиешле хэштеглар белән әлеге дәфтәр битендә матур итеп язылган текстның фотосын урнаштыра ала.

❗ Марафонда мөмкин кадәр күбрәк дусларыгыз, туганнарыгыз, балаларыгыз белән катнашкан очракта сәхнәгә чыгып олы/дәрәҗәле шәхесләрнең кулларыннан бүләкләр алу мөмкинлеге арта барачак!

❗ Күбрәк кеше катнашкан саен оештыручылар марафонны тагын да ныграк, сыйфатлырак, яхшырак үткәрә алачак. Киләчәктә әдәби марафонда #миллионтатар катнашыр, дип ышанабыз!

Хәерле сәгатьтә! Башладык!!! ??

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев