Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Дамбаны тимер шпунтлар саклаячак”: Мамадышта Нократ елгасы ярын ныгыталар

Бу атнаның дүшәмбесеннән Мамадыш шәһәрендә Нократ елгасы ярын ныгыту эшләре кабаттан башланып китте. Ул Нократкә Ушма елгасы кушылган борылыштан аска таба 300 метр араны колачлаячак. Исегезгә төшерәбез, елга ярының 2 чакрымлап өлеше инде ныгытылган иде.

Объекттагы эшләр өчен Казан шәһәренең “Ак барс төзелеш компаниясе” ҖЧҖ җаваплы. Оешманың прорабы Алексей Краснобаев сүзләренчә, хәзерге көндә биредә 7 берәмлек техника эшли: 4 КамАЗ йөк машинасы, экскаватор, каток һәм бульдозер. Алар дамба күтәрү белән мәшгуль. Киләсе атна уртасыннан тимер шпунтлар кага башлаячаклар.

Бу хакта тулырак, сез “Мамадыш ТВ” телеканалында эфирга чыгучы “Хәбәрләр” тапшыруында таныша алачаксыз.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Ушма елгасы буенда тагын бер оешма – “Гидротехстрой” ҖЧҖ хезмәт куя. Коллектив төзүчеләре җир күтәрү һәм җәяүлеләр күпере ясау белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X