Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Быел Питрау батыры булып көрәшче Раил Нургалиев танылды

Батырга төп приз - автомобиль алу өчен акчалата сертификат тапшырылды.

Мамадыш районының Җөри авылында 19нчы тапкыр керәшен мәдәнияте республика фестивале үтте. 2018 елгы Питрауның төп батыры булып Раил Нургалиев калды.

Төп приз - автомобиль алу өчен акчалата сертификат. Быел оештыручылар автомобильнең үзен түгел, ә сертификатлар куйган.

Киеренке көрәш иртәнге өчкә кадәр барды. Көрәшчеләр алты үлчәү авырлыгында узды: 65, 75, 85, 100, 120 килограммга кадәр һәм авыр үлчәү. Үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләр мәйданда акчалата бүләкләр һәм абсолют батыр исеме өчен көрәште.

 

Питрау бәйрәме 5 минутка сузылган салют белән тәмамланды.

Фото: Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X