Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бүген Мамадышта Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесенең йомгаклау туры һәм гала-концерты уза

Быел конкурс февральдә башланды. 5 зона турында Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 36 районыннан 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнашты.

Бүген 27 октябрьдә Мамадыш шәһәрендә бәйгенең III йомгаклау туры һәм гала-концерт уза. Анда Татарстанның 29 районыннан башкаручылар катнашыр, дип көтелә.

  • Татарстанда Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесе 1988 елдан бирле үткәрелеп килә. Конкурс инструменталь традицияләрне саклау, инструменталь башкаруны пропагандалау һәм үстерү, талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, иҗади яшьләрдә Татарстан халыкларының музыкаль инструменталь иҗатына карата кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев