Бүген Мамадышта бочче буенча ярышлар узды
Бочче - ул коляскалы инвалидлар арасында узучы паралимпия спортының бер төре.
Бочче - ул коляскалы инвалидлар арасында узучы паралимпия спортының бер төре. Итальян теленнән тәрҗемә иткәндә шар дигәнне аңлата. Махсус ком белзн тутырылган 6ар зәңгәр һәм кызыл шарлар. Шулай ук тагын бер ак шар - паллино.Уенда 2 команда катнаша. Алар шарларны чиратлап, паллинога мөмкин кадәр якынрак итеп тәгәрәтергә тиеш.
Республика күләмендә узучы бәйге 6 нчы тапкырын уздырыла. Быел ярышларны Мамадышта үткәрергә уйлыйлар. Ул шәһәрнең 3нче санлы мәктәп базасында узды.
Барлыгы бүген 13 районнан 2әр команда катнашырга теләк белдергән. Алар 2 яшь категориясенә бүленеп көчләрен сыный: 20 яшькәчә егет-кызлар һәм әлеге категориядан зурраклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев