Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бүген Мамадышта авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда бүген чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды.

Бу юлы аны уздыру өчен Тәкәнеш икътисади зонасына караучы авыл җирлекләре җаваплы иде.

-Бүгенге ярминкәдә 7 авыл җирлеге катнаша. Без шәһәр халкына үзебездә җитештерелгән продукцияләр алып килдек. Традиция буенча ит-сөткә сорау зур. Кул эшләнмәләре, төрле кайнатмалар, тозлаган әйберләр дә мулдан. Сәүдә гөрли. Халык йөреп торгач, ярминкәләрне оештыруы да күңелле,- дип сөйләде Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин.

Район башкарма комитетының тнрриториаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, Совет урамындагы үзәк мәйданда сиксәнләп ноктада сәүдә җәелдерелгән иде бүген. Мамадыш оешмалары, фермерлар гына түгел, башка төбәкләрдән килгән эшмәкәрләрне дә күрергә мөмкин иде.

-Бу әле быелның соңгы ярминкәсе түгел. Киләсе ярминкә алдагы якшәмбе – 30нчы декабрь көнне узачак. Без аны халык соравы буенча оештырабыз. Инде бүген үк мәйданда бәйрәм атмосферасы сизелә. Минем шушы чараларны оештыручы хезмәтчәннәргә зур рәхмәт белдерәсем килә. Бүген дә югары дәрәҗәдә үткәрәләр. Киләсе ел да уңышларга мул булып, сәламәтлек белән бәхетле гомер кичерергә язсын. Якынлашып килүче Яңа ел белән,- дип тәбрикләде район башлыгы Анатолий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев