Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бүген Мамадыш ЗАГСында елның беренче гаиләсе теркәләчәк

Бүген 13 сәгать 00 минутта Мамадыш шәһәренең никахларны рәсмиләштерү сараенда 2018нче елның тәүге тантаналы чарасы узачак. Бу хакта ГХАТ бүлегеннән хәбәр итәләр.

Биредә Уразбахта авылы егете Зөлфәт Шакиров һәм Югары Кыерлы авылы кызы Миләүшә Нотфуллина гаиләсе теркәләчәк. Шул рәвешле, яшьләр яңа сезонга старт бирә. Аяклары җиңел булсын!!!

Без, үз чиратыбызда, яшь гаиләне кавышу көннәре белән тәбриклибез, бәхетләре гомерле, гомерләре бәхетле булсын!

Исегезгә төшерәбез, 2017нче елда Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә 227гаилә теркәлгән иде.

 

 Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев