Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бүген лотереяга бозау уйнатылачак

(Казан, 4 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). 5 гыйнвар көнне Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда (ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы) Яңа ел яллары уңаеннан бәйрәм-тамаша узачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Нуруллина хәбәр итте.

"Бәйрәмгә килүчеләрне мәдәни-күңел ачу программасы көтә. Төрле уеннарда катнашып, бүләкләргә ия булырга мөмкин. Шулай ук һәр кунак коймак, кайнар чәй, пылау, төрле боткалардан авыз итә ала. Уеннарда актив катнашучы һәм җиңүчеләргә бушлай лотерея билетлары бирелә. Соңыннан лотерея уйнатылачак. Төп бүләк - бозау", - диде Алсу Нуруллина.

Бәйрәм чарасы 11.00 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерик, мондый лотереялы бәйрәм былтыр да узган иде. Төп бүләк - тайны узган ел Яшел Үзән районы Әлмән авылыннан Ильяс Нигъмәтҗанов отты.  

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев