Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бөгелмәдә кинолог булып эшләүче стажер егет янган өйдә ярдәм сорап кычкыручы кешене коткарган

Бөгелмәдә полицейский-кинолог булып эшләүче стажер егет янгын вакытында бер кешене коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең матбугат хезмәтендә әбәр иттеләр

4 гыйнварда Бөгелмә районында полицейский-кинолог булып эшләүче стажер Игорь Малыхин Җиңү авылында тәүлеклек дежур торганнан соң, кайтып бара. Шул чакта ул Колхоз урамындагы шәхси йорт тәрәзәсеннән төтен чыкканын күрә. Ул йорт янына бара һәм ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетә, дип яза агентлык. Йорттан куе төтен чыгуы һәм түбәсе януга карамастан, полицейский йортка керә һәм ярдәм көткән ир-атны абайлап ала. Стажер аны ут капкан йорттан чыгара һәм экстрен хезмәтләр чакырта. Полицейскиның вакытлы һәм профессиональ ярдәме аркасында фаҗига булмый калган. Хәзер ир-атның гомеренә куркыныч янамый.

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27688

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөгелмә кинолог пожар