Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Берсут-Сукачыда Карач углы Карачура кабере янында

Хәтер көненә багышланган сыйныф сәгатен үзенчәлекле итеп, табигать кочагында уздырырга булдым.

Балаларны автобус белән мәктәбебездән 2 чакрым  ераклыкта урнашкан Казан ханлыгы чоры истәлеге – борынгы кабер янына алып килдек. 5нчеләргә кайчандыр Казан ханлыгы дип аталган дәүләт булуы, күрше Берсут-Сукачы авылының борынгы, шул чорда ук яшәгән авыл булуы турында сөйләдем. Бу кабер, аның яныннан агып чыккан Изге чишмә турындагы риваятьләрне искә төшердек. Казан ханлыгы шаһите булган әлеге кабер ташындагы язуны галим Һарун Йосыпов укыган. Язулы ташта түбәндәге сүзләр язылган: “Мөбарәк һәм Бар нәрсәдән өстен Аллаһы: “Һәр җан үлем ачысын татыр, бу дөнья – ахирәтнең иген кыры, - диде.  -  Бу дөнья бер сәгатьлек, аны гыйбадәт белән үткәр”. Тарих тугыз йөз кырык алтыда Зөлхиҗҗә аенда Карач углы Карачура фани дөньяга күчте. Анасы таш ясатып куйдырды“. Һарун Йосыпов кабер ташында язылган датаның безнең ел исәбе белән 1540нчы елның апреленә туры килүен әйткән. Укучыларга әлеге экскурсия-дәрес күп мәгълүмат бирде. Алар кайбер риваятьләрнең дөреслеккә бик үк туры килмәвен аңладылар.  1970нче елларда яшьләр әлеге кабер ташын ватып-җимереп китәләр. Авылдашыбыз Мансур ага Фазылов ирләрдән төркем җыеп, аны югалтудан саклый. Осталар ватылган урынны цемент белән катырып, тимер кыршау кигертеп куялар, ә әлеге  тарих ядкаре булган таш фундаментка утыртыла.  1552нче елгы вакыйгаларны сөйләгәннән соң, каберлектән читкәрәк китеп, көзге табигатьтә ял итеп алдык. Укучыларым, кечкенә яшьтә  булсалар да, дәрес өчен матур итеп рәхмәт әйтә белде.

 

Лидия Константинова,

Усали урта мәктәбенең тарих укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев