Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Банктан акча урлаган Луизаның ире гаепне үз өстенә алган: "Акча урларга аны мин котырттым"

Башкортстанның Салават шәһәрендәге банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаның ире Марат "Пусть говорят" тапшыруында катнашырга тиеш иде. Әмма ул Уфа аэропортында кулга алынды. Ул бу тапшыруда хатынына акча җыюны сорап мөрәҗәгать итмәкче булуын әйткән иде.

Марат Хәйруллин интервью биреп өлгергән. Ул бу җинаять эшендә шаһит буларак катнаша иде. Әмма ул интервьюда үзен гаепле дип атаган. Марат әйтүенчә, ул хатынын урларга котырткан. Ир үзенең спорт уеннары тотализаторында күп акчалар оттырганын һәм бурычларны каплар өчен хатынын банктан акча алып чыгарга мәҗбүр итүен әйткән. 

 

 

 

Марат әйтүенчә, хатыны сейфтан акчаны 27 майда түгел, ә ике ел буена аз-азлап алып чыккан. "Беренче тапкыр 50 мең алып чыгарга үгетләдем. Мин, уенда отып, бурычларны кайтармакчы идем. Икенче тапкыр кабатларга туры килде - нәтиҗә шул ук. Өченче-дүртенче - китте китте... Кар өеме кебек җыелды ул 25 миллион", - дигән ул.

 

Марат хатыны һәм ике кызы белән бер ай буе качып йөргән. Аларны кайларда гына булган дип уйламадылар - әмма чынлыкта алар Салаваттан Казанга кадәр генә килгән. Чуйков урамындагы бер бүлмәле фатирны арендага алганнар, әмма күршеләрнең берсе дә аларны танымаган да. Марат әйтүенчә, алар барлыгы биш фатирны арендага алган. Аларны полиция ничек тапканын алар үзләре дә белми. 

 

Луиза Хәйруллина күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Алар бергә 20 ел яшәгән булган. Хәйруллиннарның балалары бабайларында. Марат әйтүенчә, ул полиция белән хезмәттәшлек итәргә риза. Аның фикеренчә, акча җыеп бирергә әзер кешеләр булачак. Марат банкка бурычын кайтарып, хатынын төрмәдә чыгарырга уйлый. "Минем фикеремчә, ул гаепле түгел", - дигән Марат. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/banktan-akcha-urlagan-luizany-ire-gaepne-z-sten-algan-akcha-urlarga-any-min-kotyrttym/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев