Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Баланың колагыннан тәгәрмәч алганнар

Ул анда ярты ел яткан Чиләбе табиблары баланың колагында ярты ел йөргән уенчыкны алган. Ул уенчык машина тәгәрмәче булып чыккан. Бу хакта малайның әнисе сөйләгән.

Бу хәл ярты ел элек башланган. Ул вакытта сабый колагы тыгылуына һәм авыртуына зарлана. Әти-әнисе Миасс район поликлиникасына мөрәҗәгать итә. Әмма табиб кечкенә пациентның бернинди җитди проблемасын да күрми. Колакны юдырырга һәм дару тамызырга куша. Әмма бала колагы авыртуга зарлануын дәвам итә. Шуннан аны әти-әнисе Чиләбегә алып барырга була. Беренче тикшерүдә үк табиб колак эчендә ят предмет булуын күрә. Малайның колагыннан уенчык машина тәгәрмәче тартып чыгара, дип яза «Кызыл таң».

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=26736

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бала колак