Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Асыл егет Георгий Ибушевны Казанда мамадышлылар да зурлады

Казанның Яков Емельянов исемендәге культура үзәгендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушевның “Балачакны сагынып” дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе узды.

Чарада  керәшен хәрәкәте активистлары, республика керәшен оешмасы вәкилләре, Георгий Ибушевның авылдашлары, якташлары, аның иҗатын яратучылар, артистлар катнашты.

 

Георгий Ибушев танылган җырчы гына түгел, ул – шагыйрь дә. Беренче “Рәхмәт сиңа, җыр” дигән шигырьләр җыентыгы 2007 елда Татарстан китап нәшериятында басылган иде. Кичәдә карендәшебез үзенең шигырьләрен укыды, тормыш юлында очраган истәлекләрен яңартты. Чара матур җырлар белән үрелеп барды.

Якташларын зурлап Мамадыш районыннан да кунаклар күп килгән иде. Туган авылы Владимирдан Елена һәм Николай Бачковлар, Дүсмәт авылыннан “Җиңгәчәйләр” ансамбле матур чыгышларын бүләк иттеләр. Мамадыш районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов Георгий Ибушев белән горурланулары турында сөйләде. “Без һәрвакыт бергә эшлибез. Георгий абый безгә беркайчан да “юк” дип әйтми. Аның белән федераль Сабантуйларга кадәр барабыз”, - диде Степан Спиридонов.

“Бәрмәнчек” ансамбленең солисткасы Елена Григорьева авылдашы Георгий дәдәйне үзенең остазы дип атады. Шулай ул, әлеге ансамбль солисткасы Ольга Бачкова да Георгий Ибушевка рәхмәт белдерде. Г.Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Николай Дунаев Георгий Ибушевның керәшен җанлы булуын билгеләп үтте. “Керәшенгә каршы ул беркайчан да сүз әйттермәде”, - дип белдерде Николай Дунаев.

Чарада яшь буынны күрү аеруча да күанычлы булды.  Алар Георгий Мефодиевичның шигырьләрен укыдылар.

Кичәдә теләгән һәркем яраткан артистына үзенең сорауларын бирде, китапларын алды, бергә фотоларга төште.

Бу хакта тулырак «Туганайлар» газетасыннан укыгыз.

 http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/kazanda-georgiy-ibushevny-iat-kichse-uzdy-foto

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев