Нократ

Аракының зыяны турында мамадышлы Ильяс Хәбибуллин белән әңгәмә

Үз эшләренең энтузиастлары, белгәннәрен яңа буынга тапшырырга теләүчеләр, һәрвакыт яңага омтылучылар, үзләрен яңа юнәлештә сынаучылар — менә шундый кешеләр белән күрешкәч, якты киләчәккә ышаныч көчәя. «Татар-информ» хәбәрчесе шундыйларның берсе - Ильяс Хәбибуллин белән аралашты, аның эшчәнлеге белән танышты.

Ильяс Хәбибуллин Мамадыш районының Яңа Комазан авылында туып үскән, хәзерге вакытта Ижау дәүләт медицина академиясендә бишенче курста белем ала. Ул хәзер Яңа Комазан һәм Көек-Ерыкса авылларының «Туган авыл» дип аталган Вконтакте төркемен алып бара. Элегрәк ул авыл газетасы чыгарган.

— Бу мин унынчы сыйныфта укыган вакыттан башланды. Авыл газетасы чыгара башладык. Аның алты саны чыкты: биш саны кәгазь газета булып, алтынчысында электрон форматта иде. Ул «Туган авыл» дип атала. Аннары без тулысынча интернетка күчтек. Вконтакте социаль челтәрендә шундый ук исемле төркем ясадык, ул биш ел чыга, — дип аңлатты Ильяс.

×

Әлеге газетада авыл яңалыкларыннан тыш, сәламәт яшәү рәвеше, хәмер эчү һәм тәмәке тартуның зыяны турында да күп мәгълүмат бирелә.

 
 

Без яшьләрне сәламәт һәм аек яшәү рәвешенә тартабыз, тәмәкенең, аракының зарарын язабыз. Аллага шөкер, үземнең бер төпчек тәмәке тартканым, бер миллилитр аракы эчкәнем юк. Яшьләрне дә шуңа өндим.

Ильяс киңәшләрен Вконтакте төркемендә генә язып калмый, балалар өчен лекцияләр дә үткәрә башлый.

Мәктәпләрдәге лекцияләрдә аракының зарары турында кызыклы форматта сөйләдем. Аракы эчү, минемчә, хәзерге заманда безнең милләт, ил өчен зур проблема. Эчкечелек «чама белән эчү» дигән ялган әйбердән башлана. Хәмерне гомумән эчмәскә кирәк. Аракы — наркотик агу. Ә агуны, мәсәлән, чебен гөмбәсен «чама белән» ашап буламы? Аракының зыяны билгеле, — диде ул.

 
 

Каян килеп чыкты нәкъ алкоголь эчемлекләрнең зыяны турында балаларга сөйләү идеясе?

Яшьтән үк балаларның аңында аракыга каршы ныклы фикер булдырасым килде. Беренчедән, алкогольның зур зыянын күреп торабыз. Икенчедән, минемчә, аракыга каршы информатив рәвештә туры сүз әйтүчеләр бик әз, шуңа да күп яшьләр аны эчә. Өлешчә моңа дин дә этәрде.

Лекцияләр ниндирәк форматта үтә?

Мини-лекция форматында сөйлим. Якынча бер сәгатьлек диалоглы монолог рәвешендә килеп чыга ул. Ахырдан тема буенча сораулар бирәм, җавап бирүчегә бүләкләр әзерлим. Бүләкләр турында аудиториягә алдан ук әйтелә. Лекция дәвамында, мөмкинлек булса, һәрвакыт презентация кулланам.

Лекциядә нинди мәгълүмат бирелә?

Аракының чын зыяннары хакында, аракыга кагылышлы ялган стереотиплар буенча, организмга ясаган тискәре тәэсире, финанс, рухи, психик һәм социаль зарарлары турында сөйләнелә. Мини-лекциягә тәмәке зыяны турында мәгълүмат та кергән. Исерткеч эчемлекләр җитештерүче корпорацияләрнең кешеләрне эчертү өчен нинди ысуллар куллануларын да әйтәм. Гадәттә, минем лекция ике өлештән тора: беренчесе аракы-тәмәке проблемасы булса, икенчесендә теш гигиенасын карыйбыз. Мин күрсәткәч, балалар үзләре авыз моделендә теш чистартып күрсәтәләр.

Ул лекцияләр мәктәп укучылары өчен генәме?

Олылар өчен дә. Күбрәк мәктәптә чыгыш ясасам да, олылар өчен бу теманы мәчеттә күтәргән идем. Лекция интернетта мәкалә рәвешендә дә бар.

Яшьләр бит өйрәткәнне яратмый, алар моны ничек кабул итә, аларга тыңларга кызыкмы?

Минем мини-лекция мәктәптәге гадәти дәрес форматыннан аерыла. Ахырдан бүләкләре дә булгач, икеләтә кызык. Минем фикеремчә, укучыларга ошый. Иң мөһиме - нәтиҗәсе булсын иде. Мин бит үзем дә алар кебек үк яшь кеше. Алардан әз генә өлкән яшьтәшләре дияргә була. Мине тыңлавы аларга, өлкән кешеләрне тыңлауга караганда, кызыграк дип уйлыйм. Кайбер яшьләр миндә үрнәк күрә. Өстәвенә, заманча риторика белән сөйләргә тырышам.

Бу эшкә каршы килүчеләр бармы?

Очратканым юк. Кемгәдер эшчәнлегем бәлки ошамыйдыр, ләкин туры әйтмиләр. Район кибетләрендәге кайбер аракы сатучыларга ошамаска мөмкин минем сүзләр. Артымда сөйләшү очраклары булды.

Башка авылларга да лекция белән чакыралармы?

Чакыралар, күрше авыл мәктәпләрен әйләндем инде. Ижау шәһәренең бер мәктәбендә дә чыгышы ясаган бар.

Ильяс үзенең дуслары һәм туганнары белән авылдашлары өчен дини дәресләр һәм төрле чаралар да оештыра.

Яшьләрне, балаларны мәчеткә җәлеп итү буенча эшчәнлек алып барабыз. Алар өчен күп дәресләр үткәрәбез. Дәресләрне үзенчәлекле форматта бүләкләр белән оештырабыз. Соңыннан бергәләп чәй эчәбез. Аллага шөкер, балаларга андый әйберләр кызык.

 
 

Инде ике ел рәттән мәчеттә дини лагерь үткәрдек. Быел утыздан артык бала килде, шәһәрдән дә киләләр. Анда уеннар, дәресләр, квестлар оештырабыз. Бу эштә минем дуслар, яшьтәшләр булыша — алар Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан килә. Әлеге чараларны үткәрер өчен бергәләп үзебез акча җыешып, бүләкләр алабыз.

 

Төрле бәйгеләр үткәрәбез. Былтыр «Яшь вәгазьче» бәйгесен үткәрдек. Казаннан да килүчеләр булды. Зур бүләкләр бирелде. Беренче урынга Honor смартфоны булды.

Шулай ук без биш-алты ел рәттән мөселманча Сабантуй үткәрәбез, анда уеннар оештырабыз. Кайбер кешеләр мөселманча Сабантуйларны гади Сабантуйдан шәбрәк үтә дип әйтә.

Авыл халкыннан ярдәм бармы?

Әйе, авыл халкы да булыша.

Бу эштә авылдагы хәзрәтләре Ильяс өчен үрнәк булган.

Безнең хәзрәт яшь кеше иде. Ул безне мәчеткә чакыра, пикниклар, походлар оештыра иде. Безне шулай җәлеп итте.

Ильяс үзе әйткәнчә, аның эшчәнлеге күпкырлы. Соңгы елларда авылдашлары белән фильмнар да чыгара башлаган.

Үзебез кыска метражлы фильмнар төшерәбез. Хәзерге вакытта ике фильм чыкты. Беренчесе «Су атасы» дип атала, ул Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятенә нигезләнгән. Икенчесе быел чыкты — анысы «Шүрәле». Фильмнарда авыл халкы, туганнарым төшә, үзем дә катнашам, «Шүрәле»дә Былтыр ролен уйнадым.

 

Габдулла Тукайның әкиятләренә мультфильмнар бар, ләкин кыска метражлы фильмнар юк. Фильм төшерергә хәзер үзебездә дә мөмкинлекләр бар, смартфонга да төшереп була, шуңа күрә төшереп карарга булдык. «Су атасы» утыз меңнән артык карау җыйды.

Ильяс язучы һөнәрен дә үзләштерә икән. Ул үзенең романын язган.

Язучылык белән кызыксынып киткән идем. Китап чыгардым. Мин аны бер ел дәвамында яздым. «Дүрт батыр» дип атала. Ул фэнтези роман. Персонажларны элеккеге Болгар чоры легендаларыннан алдым. Әсәрнең сюжеты буенча, Болгар ханлыгына дошманнар яный.

Ижауда рәссам табып, тышлыгына картиналар ясаттым. Алга таба ул китапны нәшриятта бастыртып, сатуга чыгарырга иде исәбем.

Кайдан килә бу иҗатка тартылу?

Гаиләдән киләдер. Минем абый да китаплар яза. Ул ике ел Мисырда укып кайтты, гарәпчә белә. Аның татар телендә балалар өчен берничә китабы бар. Кайберләрен үзе язды, кайберләре тәрҗемә.

Барысына да акча кирәк бит, ә син хәзергә Ижау дәүләт медицина академиясе студенты. Эшлисеңме?

Әйе, медбрат булып эшлим. Абый Алабугада заводта эшли. Төрле чаралар оештырыр өчен, кем күпме бирә ала, җыешабыз.

Укып бетергәч, авылга кайту теләге бармы?

Булачак һөнәрем — теш табибы, шуңа исәбем — Казан ягына бару.

Ничек бу һөнәрне сайларга булдың?

Миңа Казанда операция ясаган иделәр, шунда табиблар бик ошады. Тугызынчы сыйныфта табиб булырга уйладым. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, теш табибы булырга карар кылдым. Аллага шөкер, икенче дулкын белән бюджетка кердем.

Икенче дулкында да кермичә калырга мөмкин булган бит, куркыныч булгандыр?

Әйе, бу бик зур риск, куркыныч булды, ләкин Аллаһы Тәгалә миңа ярдәм итте.

Ильяс дүрт балалы гаиләдә үскән, бер абыйсы һәм ике сеңелесе бар. Яшь вакытында барлык кызыксындырган юнәлешләрдә үзен сынап карарга тырыша. Сайлаган һөнәрен дә ташламый, яхшы теш табибы булыр өчен көч куя. Дини белемнәрен арттырыр өчен дә төрле чараларда катнаша, бу җәйдә Мөселман яшьләре форумының катнашучысы булган.

Источник

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 8 ноября 2020 - 17:59
    Без имени
    Молодец!)