Анатолий Иванов: "Италиягә баргач, Иоанн соборында мин аларның мощларына табынып, бәхиллек сорап кайттым"
Җөри Питравы быел кунакларны 20 июльдә, авыл-районнарда җирле җыеннар узганнан соң җыя. Моның сәбәбе дә бар: быел Птирауның 20нче юбилей елы, шуңа күрә, Җөри республикадан һәм төбәкләрдән барча дусларын көтә.
Бәйрәмгә нигез салучы һәм бүген дә аның төп оештыручыларының берсе булган Мамадыш муниципаль районы башлыгы, Республика керәшен оешмасы идарәсе члены Анатолий Иванов белән сөйләштек.
- Питрау Сезнең өчен нәрсә ул?
- Бу бәйрәм безнең керәшеннәрнең горурлыгы, дип курыкмыйча әйтәм. Ул безнең халыкны бер башка күтәргәндер, керәшеннәргә карата җәмгыять фикерен уңай якка үзгәртүгә үз өлешен кертәдер, дип уйлыйм. Матур традицияләребезне, ата-бабадан килгән йолаларыбызны саклап калу, үстерү чарасы да ул. Бу бит әле халык җыены гына түгел, апостолларыбыз Петр белән Павелны искә алу көне дә. Италиягә баргач, Рим шәһәренең изге Иоанн соборында мин аларның мощларына табынып, бәхиллек сорап кайттым. Шуңа күрә, бу минем өчен әле күңел кушуы да.
- 20 ел элек, башлап җибәргәндә, мондый зур масштаблар турында уйладыгызмы?
- Бу эшне башлап җибәргән 1999 елда җирле Советка депутатлыкка баллотироваться иттем. Мин ул вакытта райпо председателе, аңлашыла инде, көндәшләрем дә бар иде. Ышаныч күрсәтсәләр, халык өчен нәрсә дә булса эшләр идем, дип, нәзер әйттем. Ышандылар. Рәхмәт йөзеннән, халык өчен, югалып баручы традицияләрне саклап калу өчен башланган эш иде бу.
Беренче ел әле дә исемдә. Сәхнә кордык, сәхнә артына тентлы КамАЗ машинасы куеп, тент астында кунаклар кабул иттек. Халык та шактый җыелды. Әлбәттә, мондый югарылыкка күтәрелербез, дип күз алдына да китермәдек. Мондый масштабларга күтәрелүдә Иван Егоровның роле һәм тырышлыгы зур булды. Без, мамадышлылар, аңа бик рәхмәтле.
- Күңелегез кайткан чаклар булдымы?
- Күңел төшкән чаклар булды, әлбәттә. Оештыручылар да, уздыручылар да үзебез, анда йөгереп, монда чабып, аяк табаннары уттай яна. Бөтен расходлары да үзебезнең өстә, материаль яктан да бик кыен, заманы да кытлык иде ул елларда. “Ашаган белми, тураган белә”, диләр бит безнең халыкта. Шуңа күрә, ике елдан соң туктатырга булдык. Тик халык инде кабул итеп өлгергән иде, дәвам итүне сорадылар.
- Сезнең фикерегезчә, бүгенге көндә Республика күләмендә Питрауның урыны нинди?
- Республикада узучы башка халыклар бәйрәмнәре арасында Питрау күптән үзенең лаеклы урынын яулады. Быел без үзебезнең районда удмуртларның “Гырон быдтон” бәйрәмен дә уздырдык. Ләкин Питрау масштаблары буенча республикада иң зуры, дияр идем.
- Быел нинди яңалыклар көтелә, нинди кунаклар булачак?
- Юбилей елы булгач, күнаклар да күбрәк, мәртәбәлерәк, артистлар да Россиядән дә, Татарстаннан да булачак. Тик барысын да әйтеп бетерергә ярамый, кунаклар өчен сюрпризлар да булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев