Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Анализ ясау отышлы

Тикшерүләр вакытында агротехник, агрохимик, фитосанитар һәм эррозиягә каршы үткәрелгән чараларда тиешле стандартларны, кагыйдә һәм регламентларны сакламау очраклары ачыкланды.

Кайбер хуҗалыкларда җитәкче һәм белгечләр туфракның уңдырышлылыгы стандартларын, параметр һәм күрсәткечләрне начар күзаллыйлар. Шул сәбәпле, туфракка ашлама да туклыклы элементларга булган хәҗәттән чыгып кертелми.

Югары уңыш артыннан куып, хуҗалыкларда ашламаны нормадан артык кертү очраклары бар, нәтиҗәдә, туфракка зыян салына. Кулланучылар үз җирләренең агрохимик күрсәткечен белергә тиеш. Биш елга бер тапкыр туфракка агрохимик тикшерү уздыру мөһим. Бу вакытта аның  деградациясе, авыр металлар, пестицитлар һәм башка төр матдәләр белән зарарлануы ачыклана.  Тикшерү вакытында туфрак тискәре нәтиҗәләр күрсәтә, агрохимик чаралар кулланыгыз.

Югарыда күрсәтелгән чараларны үтәмәгән, тфракка агрохимик тикшерү уздырмаган гражданнарга 20 меңнән алып 50 мең сумга кадәр; эшмәкәрләргә 50 меңнән алып 100 мең сумга кадәр; юридик затларга400 меңнән алып 700 мең сумга кадәр штрф салу каралган. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын сизелерлек дәрәҗәдә киметүче критерийлар расланды. Моның өчен туфрак-агрохимик казылмалары өлкәсендә аккредитацияләнгән оешмалар белән килешү төзергә кирәк.

Туфрак кешене азык-төлек, малларны терлек азыгы, сәнәгатьне чимал белән тәэмин итуче табигый байлык. Шуңа күрә туфракны саклау- дәүләт һәм муниципаль органнарның бурычы.

Рәүф Исмәгыйлов, Татарстан буенча “Россельхознадзор” идарәсенең җиргә күзәтчелек итү бүлеге инспекторы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев