Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

"Аленушка" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре бара

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белэн 2012 елдан бирле республикада 30 елдан артык эксплуатацияләнүче мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы тормышка ашырыла. Быел әлеге ярдәмнән файдалану хокукы безнең районның ике балалар бакчасына бирелде. Аның берсе «Светлячок» балалар бакчасы, икенчесе Мамадыш совхозы бистәсендә урнашкан «Аленушка» мәктәпкәчә белем бирү учреждениясы.

Капиталь ремонт кысаларында балалар бакчаларында 12 пунктны төзекләндерү каралган. Фасад, керү группасы ремонты, түбә алыштыру, санитар челтәрләр, инженер системаларын яңарту, тәрәзә-ишекләрне алыштыру, төркемнәрдә җылы идәннәр урнаштыру- мәктәпкәчә белем учрежденияләре ремонты кысаларында әлеге төр эшләр дә көтелә. Ремонт белән “Инвестстрой“ ҖЧҖ бригадалары шөгылъләнә.

1967нче елда салынган “Аленушка“ балалар бакчасы күптән ремонт таләп итә иде. Бинаны тәртипкә китерү агымдагы елның февраль аенда башлана. Бүгенге көндә инде ике төркемдә эшләр төгәлләнгән. Бер төркем эшчеләр фасадны яңартса, икенчеләре сантехника ягын карый, өченчеләре стеналарны буей.

Капиталь ремонт ясау шартлары буенча 1 сентябрга бар эшләр дә төгәлләнергә  тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев