Нократ

Албайда туып - үскән туган җанлы туганнарым

Без, алты бертуган, бүгенге көндә үз тормыш иптәшләребез белән парлы гомер кичерәбез, Алланың биргәненә бер түгел, мең шөкер. Безнең йортка килен булып төшкән җиңгиләр дә, өч киявебез дә бик уңганнар. Бәйрәмнәрдә бергә җыелып, авыр эшләрдә булышышып яшибез. Күп вакыт гаиләләрнең дус, тату яшәвенең сере нәрсәдә икән, дигән сорау куя журналистлар. Аерата газета - журнал битләрендә артистлар, күренекле кешеләрдән интервью алганда еш ишетергә туры килә бу сорауны. Мин аңа үземчә җавап бирәм.

Мактасаң, аш сөенә

Без 7 бала үстек - гади колхозчылар гаиләсендә – 3 малай һәм 4 кыз. Әниебезнең төп эше - безгә белем һәм тәрбияне дөрес итеп бирү  булса, әти төп тәэмин итүче булды. Һәр баланың төп вазыйфасы бүленгән булса да, авыр эшләр бергә башкарылды. Егетләр печән чабу, утын әзерләү, төзелеш эшләре белән мәшгуль булса, кызлар пешерү, кул эшләре, юуу-җыю белән шөгыльләндек. Әти-әнинең әйтергә теләгән фикерен аларның күз карашыннан аңлый идек. Гаиләдә тәртип шулай куелган: өлкәннәр сүзе -  закон. Каршы әйтү, тыңламау кебек сыйфатлар безгә ят. Кайсыбыз да булса, нидер тапса, аның белән уртак бүлешү безнең өчен сөенеч. Әти безнең авылда иң оста балта осталарыннан саналды. Эштән сон өйгә кайтканда әни ярата дип, кайвакыт кесәсеннән бер кисәк ысланган балык чыгарыр иде. Хуҗадан сорап алганмы, үз өлешен салганмы, анысы безгә караңгы, тик шунысы күз  алдында, ул гаиләсе турында уйлый, бүлешә. Дустыбыз биргән конфетны да өйгә алып кайтып бүлешеп ашый идек без. Аннан табын артында бергә җыелып туклану, әни пешергән тәмле ризыкларны мактый-мактый ашау - безнең өчен зур куаныч иде. Мактасаң – аш сөенә, ди иде әни. Хәзер үзем әни булгач аңлыйм, пешергән ашыңны “Тәмле булган“, - дип әйтеп ашасалар, тарелканың төбе ялтыраса, шулкадәр күңел була - иңгә канатлар үскәндәй тоела. Безнең әни тагын таба ашлары пешерергә хирыс иде. Мин өйдә камыр куелмаган көнне хәтерләмим. Һичъюгы ипидән калган камырдан көлчә пешерә иде әни. Үзе генә белгән рецепт  буенча пешергән итле күзикмәк, үпкә-бавыр, яшел суганлы күкәй бөккәннәре, мәкле кәбестә, балан пирогларын, алма рулетларын минем  бүгенгәчә беркайда да ашаганым юк. Үзем дә әни кебек пешерергә тырышам, тик аныңча барып чыкмый шул...  Әнием җан җылысын, күнелен биреп пешерә иде шул ул. “Балалар, тамагыгыз тук булса, уку турында уйларсыз, ач булсагыз, гел ашау турында гына уйларсыз“,  - дип, без мәктәпкә киткәнче сумкага мәктәптә дә ашарлык паёк тутыра иде. Үзе укый алмау сәбәпле, балаларны ничек тә укытырга тырышты.

Барыбыз да - укытучылар

Иң өлкәнебез – Николай ике ел физик тәрбия укытканнан соң, ә икенче дәдәм –Степан Себер якларына китеп, лаеклы ялга чыкканчы шахтерлар булып эшләделәр. Кече дәдәй - Геннадий да икенче һөнәре буенча информатика укытучысы. Кызлар барыбыз да - укытучы һөнәрен сайладык. Укытучы безнең өчен илаһи зат, иң хөрмәтле кеше, чөнки үз укытучыларыбыз дөньядагы иң гүзәл затлар иде! Өч дәдәй дә армия сафларында хезмәт итеп кайттылар. Шунысына гаҗәпләнәм, кайда гына хезмәт итсәләр дә, иң олысы – Германиядә, уртанчыбыз - БАМ төзелешендә, кечебез - Польшада, алар безгә – өйдә калган әти - әнигә, сеңелкәшләренә посылка белән күчтәнәч салалар иде. Дәдәйләр җибәргән матур курчаклар белән уйнап үстек без. Андый уенчыклар дус кызларда юк иде. Инде аннан кайтып, тормыш корып җибәргәч тә, җиңгиләр белән берлектә һаман  саен безгә булышып тордылар - кунакка кайтканда чемодан-чемодан күчтәнәчләр төяп кайтып, безне сөендерәләр иде. Җәйге ялга кайтканда мине – студентканы ресторанга алып кереп, туйганчы сыйлый иде олы дәдәй. Үзләренә дә еш бара идем студент вакытта -  юлга билетка бару һәм кайту ягына түлиләр, моннан кече дәдәй озатып җибәрә, Новокузнецк шәһәрендә олы, я уртанчы дәдәм каршы ала. Анда баргач китә кунак йөрешүләр, алай гына да түгел, ял итәргә мөмкин булган бар чарада катнашырга тырыша идек - концерт, цирк, аттракцион... Әле кышкы сессияне япкач барган чорда шахтерларның кышкы бәйрәмендә канатта йөрүләрем, таудан чаңгыда  шулар - бүгенгедәй хәтердә. Кибетләрдә йөреп, студент кызны баштан - аяк яңа киемнәргә төреп кайтара иде туганнарым. Җиңгиләр  кул эшенә  үтә дә оста безнең. Яңа кофталар, шарф, башлыклар бәйләп бүләк итеп  кигерүләре мәңге онытылмый. Миңа гына түгел, калган туганнарыма да шулай ук. Безнең йортта иң зурыбыз үзеннән кечегә ярдәм итәргә бурычлы иде. Мин үзем дә институт тәмамлагач, эшкә урнашу өчен бирелгән 180 сум акчага бар туганыма бүләк алып кайттым, ә иң беренче хезмәт хакыма – иң кече сеңлемә кышкы пәлтә алып бирдем. Туганлык җепләре – бер-береңә ярдәм итеп, үзең ашамыйча, туганыңа бүлеп биргәндә генә туа. Эгоистлык дигән төшенчә безгә ят булды, үз балаларыма да шуны керендерергә тырыштым кечкенәдән. Без Җиргә кунак булып килгәнбез. Бары белән  бүлешеп, югын уртаклашып яшәгәндә генә тормыш түгәрәк була.

Беренче ярдәм

Иң олы дәдәм Николай кечкенәдән гел чирли торган булган. Әллә җәйге эссе челләдә печән өстенә туры килгәнгәме, әллә беренче бала булгангамы, әнием бик авыр күтәрә аны. Ул чорларда туйганчы ашарлык ризыгы да булмаган инде. Әни үзе дә 7 балалы гаиләгә килен булып төшкән. Тормышлары авыр - әти көнозын ат белән урман ташуда була, әни - кыр эшендә. Шунлыктан олы дәдәм бик кечкенә, зәгыйфь, авыру булып туа. Улы белән әни үзе дә, әти дә чиратлап Казан хастаханәләрендә бик озак яталар. Беренче класска укырга киткәндә яңа костюм-чалбар алалар дәдәйгә. Аны кигәч, дәдәй көзгегә карап сыпырына-сыпырына, шатлыгыннан нишләргә белми. Әй, куана да соң! Тик читтән карап торучы әнием генә  аңа күрсәтмичә күз яшьләрен түгә. Костюм- чалбар дәдәй өстендә – таякка кигереп куйган сыман тора. “Карачкы кебек иде“, - дип искә ала иде әнием ул көннәрне.Табиблар да үпкәсендәге авыруга, төгәл диагноз куя алмыйча, дәдәйне кире өйгә кайтарып җибәрәләр. Әни  төрле дару үләннәре кулланып, мунчалар ягып, үзе ашамаганны ашатып, табигый җиләк-җимеш, яшелчәләр, чикләвекләрне ваклап биреп, бик тәрбияли аны. Ходайның рәхмәте, яшәр көне, ашыйсы  ризыгы бетмәгән булган күрәмсең. Дәдәй өйгә кайткач, көннән-көн тернәкләнә, йөгереп уйный, көлә башлый. Мәктәптә укыганда оста укуы, матур итеп моряк биюен өйрәнеп, сәхнәләрдә чыгыш ясавы белән таң калдыра. Кызлар күзен яндырырлык егет булып үсеп җитә. Иң кызыгы да шунда - дәдәй кызлар кебек купшы, чиста, пөхтә егет. Чәчләрен дә гел генә тарап тора, көзге янында булырга ярата. Шул ук вакытта спорт буенча да сынатмый. Аның кебек  оста итеп турникта кояш күнегүен ясаучы, чаңгыда чабучылар бик аз була. 10 сыйныфны Усали урта мәктәбенә 12 чакрым араны җәй-көзләрен велосипедта, кышын чаңгыда йөреп, укып бетерә. Янә дә бер  кызыклы факт - бүгенге көндә аның укытучысы, сыйныф җитәкчесе – Зәйнәп апа безнең мәктәптә укытуын дәвам итә. Җиде дистәне тутырган мөгаллимәбез: “Николайның шуклыклары, оста итеп мәзәк сөйләүләре бүгенгедәй хәтердә,“ - дип көлдерә. Күпме сулар акса да, укытучысы исендә калырлык укучы булгач, гади генә булмаган дәдәй. Минем өчен дә зур горурлык бу! Дәдәй миңа Усалидан менгән вакытта ак күмәч – сайканың бер бүлемен алып кайта иде, чөнки мин өйдә иң кечесе идем ул чакта. Усали пекарнясында гына пешә торган ак тәмле сайканы безнең чор балалары хәтерли торгандыр әле. Бииик тәмле, телеңне йотарлык йомшак иде ул. Базарда ни генә юк хәзер, дисәк тә, андый икмәкне беркем дә пешерми. Ә дәдәй аны үз авызыннан өзеп, миңа алып кайта иде. Мәктәптән соң, Әлмәттә физик тәрбия укытучылары әзерләү бүлегендә укытучы һөнәре алып, Дружба посёлогында 2 ел  укыта. Андагы  матур, чибәр кыз Рәмзия белән туй ясыйлар. “Дәдәгез эшли башлагач, шикәргә, туйганчы ипи ашарга  мөмкинлек туды“, - дип искә ала иде әнием. Олы улың кул арасына керә башлагач, ничек рәхәт тә соң! Тик бу озакка бармый, әти - әни ризалыгы белән, бәхет эзләп, Себер якларына юл тоталар алар. Лаеклы ялга чыкканчы җиңги белән икәүләшеп шахтада эшлиләр. Берсе – өстә, дәдәй - 1.5 километр җир астында. Бер елны авыр  тау токымы – кисәкли ташкүмер төшеп, чак үлемнән котылып кала ул. Әле ярый аягына гына төшеп, бот сөяге генә сына, башын үзенең уяулыгы аркасында читкә борырга өлгереп кала. Юкса, эшләр харап буласы булган. Кемерово өлкәсенең иң оста табиблары бер ел дәвалый аны. Бу турыда без гаиләдә дәдәй үз аягына баскач кына ишеттек. Авылдагыларны борчыйсы итмәгәннәр. Әле кызык итеп хастаханәдәге идән юуучының караватта селкенә дә алмыйча ятучы, корымга буялган дәдәйнең битен идән юа торган чүпрәк белән сөртергә килгәнен сөйләп көлдерә. “Сынган аяк белән чак сикереп тормадым“, - ди. Рәмзия җиңги дә бар яктан булган: кул эше дисеңме, пешерү – төшерүме... Җиңгинең тәмле ашларын ашап туеп булмый. Килен кайнана туфрагыннан дигәндәй, камыр ашлары пешергәндә бергәләп - әни җиңгине, җиңги әнине өйрәтеп, чөкер - чөкер киләләр иде. Бер-берсенә кадер хөрмәт күрсәтеп,  аңлашып дус яшәделәр алар. Гомумән, без – кызларга, әни һәрчак барча җиңгиләрне үрнәк итеп куйды. Елга бер, чираттагы ялга кайтып, кыш көннәрендә посылка салып, ике як туганнарны сөендерәләр. Совет чоры - торгынлык чоры. Акчаң булса да, кибет киштәләре буш, берни юк. Ә дәдәйләр таба. Алар алып кайткан “Дружба“ утын пычкысы авыл буйлап йөрде, дисәм дә ялгышмам. Җылы якта үсә торган җимешләрне дә иң беренче без татыдык. Ысланган колбасалар да күп кайта иде, кыскасы, әни әйтмешли, нәрсәгә тотынсаң – шул дәдәңнәрнеке. Менә шулай итеп, аякка бастырыштылар алар кече туганнарын. “Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил“, - дип, моннан 15 ел элек Алабуга шәһәренә кайтып төпләнделәр. Җиңги белән ике бала тәрбияләп үстерделәр, югары белем бирделәр, матур туйлар үткәреп, тормышларын кордылар. Инде бүген оныкларын тәрбияләшәләр. Аллага шөкер, бик рәхәт яшиләр, бүгенгәчә эштән туктаганнары юк. “Эшсез торсак, чирлибез“, - диләр. Җәй көннәрендә, кирәк кайчан безгә – авылдагы туганнарга кайтып булышалар. Без аларны яратып “Беренче ярдәм”, - дип атыйбыз. Быел җәй Албай авылында туып үскән Мишурин Николай Алексеевич 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Олуг бәйрәме белән тәбрикләп, тазалыктан Ходай ташламасын, дип әйтәсе, тигез, озын гомер телисе килә бу матур парга. Без сезне бик яратабыз, кадерлеләребез.

Лена Бачкова, Владимир төп мәктәбе директоры

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: