Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Ак калфаклылар яңа шөгыль үзләштерделәр

Хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы үзләренә хас булган баш киеме - калфак - тегәргә өйрәнә

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы безнең районда берничә елын эшләп килә. Бүгенге көндә район буенча әлеге оешмага кергән гүзәл затлар саны 150дән артып китә.

Бер урында гына тик утырырга ияләнмәгән ак калфаклылар бу юлы да үзенчәлекле эшкә керешә. Алар үзләренә хас булган баш киеме – калфак тегәргә уйлый.

Әлеге идеяны тормышка ашырып йөрүчеләр Луиза Мисбахова һәм Гүзәл Вилданова. Аларның тәкъдимен калганнар да хуплап ала. Хәзер инде алар атнаның һәр чәршәмбесендә  мәдрәсә бинасында очрашып татар халкының милли баш киемен тегү серләренә төшенә. Алга куйган планнары да зурдан: мәктәпләргә барып укучыларга да мастер-класслар күрсәтергә исәплиләр.

Сүз уңаеннан, бер калфак җитештерү өчен күп вакыт сарыф ителми. Барлык эшләрне башкарып чыгу өчен күп дигәндә 4 сәгать кирәк. Әгәр  сез дә матур итеп бизәлгән, үз кулларыгыз белән тегелгән калфак кияргә телисез икән, ак калфак оешмасы түгәрәгенә кушыла аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев