Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

25нче майда мамадышлылар республика ифтарына юл тотачак

Быел республикакүләм ифтар 25 майда "Казан-Арена" стадионында уза. Авыз ачу мәҗлесенә унбиш мең кеше чакырылачак.

 

Теләгән кеше республика ифтарын оештыруга үзеннән акчалата өлеш кертә ала. Ураза уңаеннан рәсми рәвештә “Даруль-ифта” call-үзәге эшли башлады.
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова журналистларны рамазан ае барышында оештырылачак чаралар исемлеге белән таныштырды. Ә алар быел шактый булачак. Исемлектән күренгәнчә, диния нәзарәте үткәрәчәк чаралар эчтәлекле һәм кызыклы булачак.

– Быел беренче тапкыр диния нәзарәте "Түбәтәй" кафесы белән берлектә һәр дүшәмбедә атналык тематик ифтарлар уздыра. Традициягә кергәнчә, яшьләр “Татлы Рамазан” промо-акциясен уздырачак, алар Казан халкына һәм башкала кунакларына хөрмә өләшеп, ураза тоту файдасы турында сөйләячәк. "Зәкят" фонды тәрбиясендә булган авыру балаларга акча җыю буенча "Рамазан – изге гамәләр ае" дигән чара уза. “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясеннән кергән акчаларны аз керемле гаиләләргә рамазан ае күчтәнәчләре алуга тотачакбыз. Макулатура җыю эшендә районнар да актив катнаша. Бу чара беренче тапкыр гына узмый. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казанда һәм Татарстан районнарында ифтарлар оештыру планлаштырыла. Колонияләрдә дә ифтарлар үтәчәк. – дип сөйләде ул.
Быелгы республикакүләм ифтар кабат "Казан-Арена"га әйләнеп кайта һәм ул бер көнне булачак. Быел, узган елдагыча, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырылмый. "ШК" хәбәрчесенең ни өчен шундый карарга килүләре турындагы соравына Айгөл ханым:
 
– Узган елгы практиканы кулланмаска булдык. Гаиләле кешеләр һәм районнардан килүчеләр өчен ул җайсызрак булып чыкты. Авыллардан ике көн автобуслар белән килеп йөрү мәшәкате дә, машина кую урыннары буенча да авырлыклар килеп чыкмасын дидек. Ифтарга гаилә белән килү күркәмрәк. Хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен авыз ачу мәҗлесе төрле секторларда булачак, – дип ачыклык кертте Айгөл ханым.

Бүген республикакүләм ифтарга волонтерлар җәлеп итү эше бара. Барысы 800 кеше волонтер булырга теләк белдергән. Тик бу гына җитми, аларның санын меңгә тутырырга кирәк. Теләүчеләр булса, +7 (843) 237-86-18 телефонтномерына шалтыратып, языла ала. Волонтерларны өйләренә автобус белән озату, уразада булмаучыларга төшке аш ашату оештырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев