Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

2022 елдан россиялеләргә электрон паспортлар бирү планлаштырыла

Яңа паспортта гражданин турында төп мәгълүмат, шулай ук машина йөртү таныклыгы, СНИЛС һәм башка документлар булачак.

(Казан. “Татар-информ”). 2022 елдан башлап Россия халкына электрон паспортлар бирә башларга мөмкиннәр. Әмма бу вакыт әле төгәл билгеләнмәгән. Бу хакта Россия вице-премьеры Максим Акимовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

“2022 елдан без электрон паспортка әзер булырбыз дип уйлыйм. Тик бу вакыт буенча фикер алышу бара һәм аның буенча әле карар кабул ителмәгән”, - диде Максим Акимов “Говорит Москва” радиостанциясенә биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, паспортның моделе һәм дизайны Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм башка структуралар белән килешенгән.

Вице-премьер сөйләвенчә, яңа паспорт цифрлы дөньяда банк картасына охшаш идентификатор булачак. Аның сүзләренчә, яңа паспортның камиллеге – телефондагы кушымта һәм аңа беркетелгән пластиклы карта.

Яңа паспортта гражданин турында төп мәгълүмат (ФИО, яшәү урыны буенча теркәлү), шулай ук машина йөртү таныклыгы, СНИЛС һәм башкалар булачак. Шулай ук гражданин теләге буенча паспортка биометрик мәгълүматларны кертергә мөмкин булачак, диде Акимов.

Быел Россия оешмаларының цифрлы паспортлары барлыкка килә башлаячак. Аларны эшләү белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шөгыльләнә. Бу яңалык оешмаларга дәүләт ярдәменә дәгъва кылырга мөмкинлек бирәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/10/189561/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев