Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

2020 нче елда Май бәйрәмнәрен ничек ял итәчәкбез

Киләсе елда 4 һәм 5 май көннәрен эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән гыйнвар ял көннәрен күчерү хисабына ял көннәре ясарга тәкъдим ителә.

 Россия Хезмәт министрлыгы ял көннәрен 1 майдан 5 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр билгеләргә тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе елда 4 һәм 5 май көннәрен эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килгән гыйнвар ял көннәрен күчерү хисабына ял көннәре ясарга тәкъдим итә. Россия Хөкүмәтенең тиешле карар проекты норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган.

«2020 елда түбәндәге ял көннәрен: 4 гыйнвар, шимбә көнне дүшәмбе, 4 майга; 5 гыйнвар, якшәмбене сишәмбе, 5 майга күчерергә», - диелә документ проектында.

Аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, ял көннәрен күчерүне исәпкә алып, 2020 елда түбәндәге ял көннәрен: 2020 елның 1 гыйнварыннан 8 гыйнварына кадәр, 22 февральдән 24 февральгә кадәр, 7 марттан 9 мартка кадәр, 1 майдан 5 майга кадәр һәм 9 майдан 11 майга кадәр, 12-14 июнь һәм 4 ноябрь көннәрен билгеләргә тәкъдим ителә.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185896/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев