Җылы сүзе белән дәвалый
38 ел… Әйтергә генә җиңел. Ә бит шушы еллар эчендә күпме йокысыз төннәр, авыруның сәламәтлеге өчен борчылулар, хезмәтеңнең җимешен - сихәтләнгән кешеләрне күреп, шатлыктан җемелдәгән күз яшьләре булганын Нурания Сәхәпова үзе генә беләдер.
Дөрестән дә, көне буе эшләп кайткач та, ишек шакып чакыруга, кичен дә, төнлә дә, суыктамы, яшенле яңгырмы, авыл фельдшеры куйган камырын, пешкән ашын, юа башлаган керен калдырып, үзе авырып ятканда да - беркайчан да эшем бар, дими, арыган йөз күрсәтмичә, авырулар янына чыгып йөгерә. Кеше гомере өчен җаваплылык хисе аларда табибныкыннан ким түгел. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бар өмет аларда - авыл халкы өчен бердәнбер табиб булган фельдшерда гына. Ул, әллә нинди авыр хәлләр туса да, югалып калмыйча, үзенең профессиональ бурычын җиренә җиткереп үти. Бүгенге көндә Урта Сон фельдшеры дәваланырга килүчеләрне заманча ремонтланган, якты бүлмәдә кабул итә, күп төрле процедуралар үткәрә. Гөлләргә күмелгән бүлмәләрдән җанга рәхәт җылылык, яктылык сирпи. Дарулар белән өзеклек тудырмый. Өлкән буын кешеләре һәм нәниләр белән дә уртак телне тиз таба. Эшенә зур җаваплылык белән карый. Фельдшерга нинди генә гозер белән килеп чыкмыйлар. Авыл кешесе диабет белән авырса да, кан басымы күтәрелсә дә, бармагына шырпы керсә дә, дару кирәк булса да, медпунктка йөгерә. Берничә сәгать фельдшер янында утырган чагында да аңа ничәмә-ничә төрле сорау белән шалтыраталар. Ә ул, үз һөнәренең этикасы кушканча, сабыр гына һәркайсын тыңлап, киңәшләрен бирә. Мөгаен, әлеге күңел тынычлыгы гаилә тынычлыгы булганнандыр. Чөнки әлеге эштә күпчелек вакыт тормыш иптәшең дә ярдәмгә килә бит. Я ул синең белән тиз генә авыру янына кузгала һәм районга илтеп куя, я оныкларын алып калып, тыныч күңел белән йөреп кайт, дип, фатихасын бирә. Нурания ире Камилдән бик уңган. Һәрчак бер-берләренә терәк-таяныч булып яши алар. Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз табибы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлары арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, биредә авыл халкына әнә шундый гүзәл зат хезмәт күрсәтә. Әйе, кеше сәламәтлеген кайгыртып, ярдәм күрсәтү өчен тирән белемле булу гына аз, Нурания кебек, олы йөрәкле дә булырга кирәк әле. Аңа саулык-сәламәтлек, тигезлек, киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калуын телибез. Шифалы кулларыңнан алган һәр төрле дару, безгә дәва булып барсын. Авыртынып сызланганда эчкерсез якты карашың яшәү көче, алдагы тормышка ышаныч, рухи көч бирсен иде. Җан тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып озын озак еллар яшәргә язсын.
Рәзинә Гусамова, Кече Сон төп мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев