Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь мамадышлылар юл йөрү кагыйдәләрен белә һәм башкаларга да өйрәтә

Республикабызда “Игътибар: юлларда – балалар!“ оператив-профилактик чарасы уңышлы узды. Аңа мамадышлылар да актив кушылды.

“Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ТР ЮХИДИнең Мамадыш районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре урамга чыктылар. ЮИДчылар, погонлы остазлар белән бергәләп, машина йөртүчеләрне автомобиль белән идарә иткәндә игътибарлырак һәм саграк булырга, җәяүлеләр кичүенә якынлашканда тизлекне киметергә һәм балалар килеп чыгарга мөмкин булган юл участокларында аеруча сак булырга чакырдылар.

Юл сакчылары искә төшерә: ата-аналар балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балалар үзләре өчен куркыныч тудыра алырлык урыннарда күзәтүчесез калмасыннар. Шунысын да истә тотарга кирәк: 7 яшькә кадәрге балаларны машинада махсус кәнәфидә генә йөртергә була. 7-11 яшьлекләрне җиңел автомобильнең алгы утыргычында да йөртергә була, тик баланы авырлыгы һәм үсешенә туры килә торган махсус системалар (җайланмалар) ярдәмендә сакларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев