Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Усали укучыларының Албайга сәяхәте

Албайда яңа музей ачылганын ишеткәч, укучыларымны шунда алып киттем.

Батырлык дәресләрендә Албай геройлары турында еш сөйләшәбез без. Авыл мәктәбендә, балалар бакчасында, китапханәсендә булдык. Укучыларны алдан ук кисәтеп куйдым: сөйләүләрне игътибар белән тыңларга, дикъкать белән күзәтергә. Кайткач алган тәэсирләрдән сочинение язасы була. Яздылар укучылар иҗат эшләрен. Шулардан өзекләр тулы бер картинаны күз алдына китерергә булышыр дип уйлыйм. Садыкова Таңсылу Албайда 5 герой - ике Советлар Союзы Герое - И.Т.Максимов, М.К.Москвин, исеме Россия Герое булып кайткан Г.С.Смирнов, гражданнар сугышы герое С.В.Домолазов, Социалистик Хезмәт Герое И.З.Иванов, тагын бер Бөек Ватан сугышы герое Н.С.Гаврилов турында бик тәфсилләп язган. Язмасын музейда алар турындагы күп мәгълүмат тупланган стендларга соклануын белдереп тәмамлаган.

Мостафина Диләгә балалар бакчасына йөрүче балаларның концерты ошаган. «Домолазов йорты»ның тарихы да кызыклы тоелган аңа, чөнки аны героебыз энесенә түгел, ә колхозга васыять итеп калдырган. Музейдагы борынгы көнкүреш әйберләре дә, мамонт сөякләре дә кызыксындырган укучымны.

Хайбуллин Самат үзләрен зур кунак итеп кабул итүләренә сөенгән. Мәктәп директорының Усали укучылары белән теннис уйнавына сокланган. Татар теле укытучысы, музей җитәкчесе Е.М.Кирушинаның үз мәктәпләре белән горурланып таныштыруы да ошаган аңа. Истәлеккә төшкән фотоларны сакларга кирәк, дигән теләген дә язып куйган ул.

Надыршин Риназ шушы экскурсияне оештыручыларга рәхмәт әйтергә онытмаган. Мәктәп директоры К.М.Кирушинның сөйләвен бик ошатып калган ул. “Әле ярый Албай мәктәбенә мендек, дусларым артты, күп файдалы мәгълүмат алдык. Музейның заманча эшләнгән стендлары, яңа витриналары бик матур. Бай икән Албай музее. Зур мемориал, геройлар музее – Албай батырларына зур хөрмәт бит ул,” – дип тәмамлаган укучы үзенең   язмасын.

Чынлап та горурлануларын күрдек албайлыларның үз авыллары белән. Горурланырлыклары да бар шул. 5-6 герой биргән уникаль авыл тагын кайда бар? Биредә спорт, авыл, урман хуҗалыкларында, фән һәм мәгариф, мәдәният-сәнгать,  әдәбият өлкәсендә уңышка ирешкәннәргә багышланган стендлар да күп. Музей җитәкчесе Елизавета Васильевна районыбыз башлыгы А.П.Иванов, мәдәният бүлеге мөдире С.П.Спиридонов, авыл җирлеге башлыгы И.П.Крешков, мәктәп директоры К.М.Кирушиннарга рәхмәтле булуын ассызыклады. Албайдан зур тәэсирләр һәм күрше авыл геройлары белән горурлану хисләре белән кайттык. Бу укучыларымның сочинениеләрендә дә ачык күренде.

Лидия Пасыева,

Усали урта мәктәбенең тарих укытучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев