Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучылар, ата-аналар һәм укытучылар игътибарына!

Уку елы тәмамлана, тиздән мәктәп укучыларының каникуллары башлана. Бу чорда балаларның электротравмалар алу мөмкинлеге арта. Өйдә дә, урамда да безне югары көчәнештәге чыбыклар һәм электр җиһазлары чолгап ала.

Уку елы тәмамлана, тиздән мәктәп укучыларының каникуллары башлана. Бу чорда балаларның электротравмалар алу мөмкинлеге арта. Өйдә дә, урамда да безне югары көчәнештәге чыбыклар һәм электр җиһазлары чолгап ала. 36 Вольт һәм югарырак көчәнешле электр токы сәламәтлеккә һәм тормышына җитди куркыныч тудыра. Хәтта көнкүреш электр челтәреннән ага торган электр тогы да тормыш белән туры килми торган травма алуга китерергә мөмкин. Электр тогы белән зарарлану очракларын кисәтү һәм аның аяныч нәтиҗәләрен булдырмау максатыннан, урамда урнашкан электр җайланмалары янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен исегезгә төшерәбез.

Тыела:

1. Электр җиһазлары янында уйнау, чыбыкка чыбык һәм башка әйберләр ташлау, изоляторлар вату, баскыч мәйданчыкларындагы электр яклагычларын һәм йорт подъездларында урнашкан керү щитларын ачу.

2. Подстанцияләр территориясе янында булу, трансформатор пунктларның территориясенә керү. Биредә җиһазлар 10 мең Вольт һәм югарырак көчәнештәге.

3. Төшеп беткән яки өзелгән үткәргечләргә якынаю, җирдә ятучы электр линияләренә 8-10 метрга якынаю. Электр тапшыру линияләре янында агачларны атындырып уйнарга куркыныч. Юеш агач электр тогын үткәргеч булып хезмәт итә. Яктырту баганаларындагы щитларның капкачларын ачарга ярамый.

4. Электр үткәргеч линияләре чыбыклары астында учаклар ягарга, һава электр тапшыру линияләре янында «һава еланнары» җибәрергә.

5. Торак йортларның чыбыклар һәм коммуникаөияләр булган техник подвалларына үтеп керү.

6. Электр тапшыру линиясенең тимер-бетон баганаларына тотынырга, алар электр көчәнеше астында булырга мөмкин.

Бу тормыш өчен бик куркыныч!

Балалар сезнең яки ашыгыч ярдәм хезмәтләре (полиция, ашыгыч ярдәм, янгын сагы) белән тиз арада элемтәгә керә алсын өчен,  күренеп торган торган урынга телефон номерларын язарга кирәк.

Шуны да онытмаска кирәк, балаларны тәрбияләүнең иң яхшы ысулы һәрвакытта да сезнең шәхси үрнәгегез булып тора. Әгәр сез үзегезнең иминлегегезгә игътибарлы булсагыз, балалар да шул ук гамәлләрне кабатлаячаклар.

Балаларыбызның тормышы безнең кулларда!»

Чыбыклар өзелү, очкынлану, баганаларның зыян күрү, ишекләре ябылмаган трансформатор подстанцияләре яки электр щитлары, ертып ташланган плакатлар яки кисәтү билгеләре күрәсез икән, бәхетсезлеккә тармас өчен, ашыгыч рәвештә “Челтәр компаниясе” АҖнең контакт-үзәге телефонына хәбәр итәргә кирәк:

  8-800-200-878.

"Челтәр компаниясе» АҖнең

"Алабуга электр челтәрләре» филиалы.

                                                                                     Реклама хокукларында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев