Татар халык йоласы "Кунаклашу"
Халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләрен, матур йолаларын искә төшерү, балаларны кунакчыллык, тыйнаклык, дуслык кебек күркәм сыйфатлары белән таныштыру, балаларыбызга әхлак тәрбиясен бирү максаты белән Мамадыш районы "Кызыл Тау "Аленушка" балалар бакчасында татар халкының иң зур йолаларыннан саналган «Кунаклашу» бәйрәме узды.
Әзерлек эшләре барышында балалар белән борынгы җырлар, уеннар искә алынды, әбиләребез чиккән сөлгеләр, ашъяулыклар җыйналды.
Җыр-биюгә, халык уеннарына үрелеп барган әлеге чара бик күңелле үтте.
Бакчабызның кунаклары “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Рузалия Нәкыйп кызы Ибраһимова, Луиза Мөнир кызы Мисбахова, Мәсрүрә Әнвәр кызы Дәминова, Сәвия Хөсәен кызы Билалова балаларның чыгышларын югары бәяләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Лилия Хөснетдинова,
Кызыл Тау “Аленушка” балалар бакчасы”ның татар теле тәрбиячесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев