“Су - бөтен табигатьнең матурлыгы“
Тауиле мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары белән шул темага сыйныф сәгате үткәрелде.
Укучылар суның иң киң таралган гына түгел, ә табигатьтә иң мөһим сыеклык икәнлеген белделәр. “Тормыш суда барлыкка килгән“, - дип әйтү дә җитә. Хайваннар һәм үсемлекләр дә аннан башка яши алмый. Тормыш су булган җирдә генә бар. “Суны Җирдәге барлык тереклек кебек сакларга кирәк!“ – укучылар шундый нәтиҗәгә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев