Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә балалар пособиеләрен түләү тәртибе үзгәрә

1 октябрьдән башлап Россиядә аз керемле гаиләләр беренче яки икенче бала туган өчен яки баланы уллыкка алган өчен пособиены «Мир» картасына, я кулга акча яки банк картасы бәйләнмәгән гадәти счетка гына алып булачак.

Моңа кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, «Мир» картасы, иртә исәпкә баскан йөкле хатыннарга айлык пособие, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр һәм бала карау буенча пособиеләр алу өчен кирәк. Шулай ук өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр, сигез яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче тулы булмаган гаиләләр өчен айлык пособие алу өчен кирәк.

 

Йөкле хатыннарга бирелә торган пособиене һәм сигез яшьтән алып 17 яшькәчә балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга пособиеләрне почта аша алу мөмкин булмачак. Ә мәктәп яшендәге балаларга бер тапкыр бирелә торган пособиеләр теләсә нинди түләү системасы карталарына күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев