Рамазан аенда ураза тоту: ни өчен һәм ничек саваплы эшләр башкарырга
Рамазан аенда гына түгел, ә ел буе истә тотарга кирәк булган кайбер гамәлләр.
- Яңа догалар өйрәнү: Яңа догалар өйрәнеп, рухи дөньяңны баетырга мөмкин.
- Аудио-вәгазьләр тыңлау: Дусларың белән фикер алышып, тыңлаган вәгазьләр турында сөйләшергә була.
- Сәдакә бирү: Мохтаҗларга ярдәм итү — зур савап. Әгәр мөмкинлегең юк икән, алар өчен яхшылык теләп дога кылу да җитә.
- Туганнарың белән элемтәдә булу: Күптән күрешмәгән туганыңа шалтыратып, хәл-әхвәлләрен сорашу да саваплы гамәл.
- Кәръәннән аять ятлау: Бер аять ятлап, аның мәгънәсен өйрәнү — белемеңне арттыру өчен файдалы.
- Зикер әйтү: «Әстәгфируллахуль-‘азым» дип, 100 мәртәбә зикер әйтү — Аллаһы Тәгаләдән гафу сорауны аңлата.
- Ислам турында мәкаләләр уку: Динебез турында файдалы мәкаләләр укып, гыйлемеңне арттыру да яхшы.
- Ифтар оештыру: Мәчеттә яки туганнарыңа ифтар оештыруда ярдәм итү — зур савап.
- Әти-әниеңне сөендерү: Аларга көтелмәгән сюрприз әзерләү — күңелле һәм файдалы гамәл.
- Дусларыңа дога кылу: Дусларың өчен Аллаһтан яхшылык сорау да кирәкле эш.
- Күршегә күчтәнәч алып бару: Күршеңне сөендереп, күчтәнәчләр белән куандырырга мөмкин.
- Китап бүләк итү: Ислам дине турында китап сатып алып, якын кешеңә бүләк итү — күркәм гамәл.
- Ифтар уздыру: Якыннарыңны җыеп, ифтар уздыру — саваплы гамәл. «Кем дә кем ураза тотучы кешегә ифтар кылса, аңа да ураза тотучы кешенеке кадәр савап язылыр» дигән хәдис бар.
- Гардеробны җыештыру: Киелми торган киемнәреңне мохтаҗларга бирү — ярдәм итүнең бер юлы.
- Хайваннарга ярдәм итү: Урамдагы хайваннарны ашату яки кошларга җим бирү — саваплы эш.
- Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен өйрәнү: Аның исемнәрен һәм мәгънәләрен өйрәнү — күркәм гамәлләрдән санала.
- Фондларга ярдәм итү: Мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче фондка кулыңнан килгәнчә ярдәм итү.
- Яңа хәдисләр белән танышу: Яңа хәдисләр өйрәнү — рухи үсеш өчен файдалы.
- Бүләкләр белән сөендерү: Якын кешеләреңне бүләкләр белән куандырырга мөмкин.
- Рәхмәт әйтү: Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт һәм шөкер әйтергә онытма.
Бу гамәлләрне Рамазан аенда гына түгел, ә ел буе башкару — күңел тынычлыгы һәм рухи үсеш өчен файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев