Нигезебезне ташлап китүләре яхшыга булмады
“Төп нигез” бәйгесе игълан ителгәч, дөньяларымны онытып уйланып утырдым. Минем дә төп нигезем, туган йортым бар иде. Балачак, үсмер елларым күз алдымнан узды. Күңелем тулып, сагынып елап та алдым. Туган нигеземне, авылымны еш искә алам, бик сагынам. Дөрес, анда үскән, яшәгән чакларым бер дә җиңел булмады. Тик нигәдер шул вакытлар гел хәтердә.
Кечкенә генә иде йортыбыз. Мин сабый чакта җил капка иде, аннан әнием көч-хәл белән, каян туры килде шуннан алып кайткан такталардан түбәле капка эшләтеп куйды. Әнием гомере буе ат җигеп эшләде, әти булмагач, барын да үзе тартты. Ике кызына әти дә булды. Матчада, безне куркытып, сыек тал чыбыгы торды. Тыңламый гына кара әнине.
Туган нигезебездә булган берничә хатирә күңелемдә яңарды. ...Апам белән өстәл артында ашарга утырдык. Нәрсәгәдер риза түгелбез, әйткәләшеп киттек. Әни : “Өстәл артында әйткәләшмәгез, фәрештәләрне качырасыз”, – дип ачуланып алды. Табак белән манный боткасы пешереп, өстәл уртасына куйган иде. Ул шундый ап-ак, уртасында бераз мае да бар, кыскасы, ашыйсыны китереп тора. Без, ике кыз бала, туктап кала белмәгәнбездер, әнием өстәлдән ботканы алып, табагы белән идәнгә бәрде. “Җыегыз-юыгыз, башка вакытта өстәл янында тавышланмагыз”, – диде. Безне шулай акылга өйрәтә иде ул.
Икенче очрак миңа йоклап китмәс өчен гомерлек сабак булды. Әни иртүк көтү куарга җыена. Миңа: “Самавырга күмер өстәп тор, сүрелмәсен”, – диде. “Ярар әнием”, – дигәнмен дә ятып йоклаганмын. Әни, кергәч, матчадагы тал чыбыгы белән нык кына “эләктерде”. Әниемә барысы өчен дә рәхмәтлемен, өйрәтә белде ул безне каты кулы белән.
Көз җиткәч, тәрәзәләрне җылыта идек яртылаш фанер, газета куеп, арасына урманнар яфраклар алып кайтып тутырабыз. Шул яфракларны пыяла аша карап, санап утырырга ярата идем. Язын тәрәзә җылыткычларны кире сүтеп алгач, өйгә яктылык, язгы кояш нурлары сирпелеп керә, җанга рәхәтлек иңә. Өйне юып чыгаргач, дөньялар ямьләнеп китә иде шул. Язын тәрәзәләрне ачкач, урамга карап утырулар, андагы кошларның сайравы әле дә хәтеремдә. Әнием камыр ашлары пешерергә ярата, тәрәзәдән урамга тәмле ис бөркелә. Коега суга килгән апаларны әнием чәй эчәргә чакыра. Алар белән чәй эчүләре миңа шулкадәр рәхәт иде. Их! Беразга гына булса да кайтып килергә шул чакларга, кечкенә йортыбызга,туган нигезгә. Юк шул, хыялда гына була ала ул мизгелләр. Әлеге юлларны язганда, күңел ярсый, күзләргә мөлдерәмә яшь тула...
Үсеп җитеп, Казан каласына укырга киттем. Апам бик яшьли кияүгә чыкты. Өч баласы белән иреннән аерылып, төп нигездә әнием белән яши. Ир заты булмагач, өйне карап, рәтләп торырга кирәк. Юкса, теге йә бу җире җимерелә башлый. Апам бер совхозга эшкә урнашып, әнине дә үзе белән алып китте. Анда барактан бер бүлмә биргәннәр. Аларны бер дә туган нигездән җибәрәсем килмәгән иде, үгетләп тә карадым, тыңламадылар. Нигезебезне ташлап китүләре бер дә яхшыга булмады шул. Шуннан башланды апамның яман гадәтләре, ямьсез тормышы. Иң авыры әниемә булды. Ул оныклар үстерде. Апам рус кешесенә кияүгә чыкты, аннан өч бала тапты. Яман нәрсә белән дуслашты. Ахыры шул : исереп йөргән чакларында ире кыйнап үтерде аны. Әнием итәк тулы балалар белән калды. Ә иң кечкенә баланы ирем белән без үстердек. Ире апа үлгәч озак яшәмәде, берничә айдан авариягә очрап үлеп китте.
Минем тормыш, әлхәмдүллиләһ, бик бәхетле булды.
Әниләр ул нигезне сатып киттеләр, тик анда беркем дә яшәми инде. Өйне сүткәннәр, нигез ташлары исән үзе Аллага шөкер. Шуңа сөенәм, авылыма кайткач, нигез ташына басып, нигеземә дога кылып киләм. Авылыма, әнием белән апамның каберенә еш кайтам.
Бәйгедә җиңәр өчен дип язмыйм, узганнарны искә төшерү рәхәт тә, моңсу да булды. Никадәр хатирәләр күз алдыма килде.
Мөнирә Нәбиуллина.
Мамадыш шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев