Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мамадышта юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга “ау“ оештырылды

Рейд нәтиҗәләре нәрсә күрсәтә соң?

28 нче февральдә район ЮХИДИ җирле бүлекчәсе составы, полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә, транспорт чаралары агымына тикшерү үткәрде. Рейд юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның тотрыклы тенденциясенә бәйле иде. Операция барышында 4 административ материал төзелде. Мамадыш машина йөртүчеләре арасында төп кагыйдә бозулар булып транспорт чарасының дәүләт номеры укылмавы һәм аның техник төзексезлеге тора. Моның өчен 2 мамадышлы җаваплылыкка тартылган. Бер автомобильче ОСАГО полисы булмаган өчен җавап бирәчәк. Юл тәртибе сакчысы кулына исерек шофер да килеп эләккән. Тәртип бозучының нинди җәза алачагын җәмәгать судьясы хәл итәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев