Мамадышта министр булып китте
Кичә шәһәребезгә Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов килде.
Визиты кысаларында ул “Регина” балалар сәламәтләндерү лагеренда булды. Аннары “Квантум” балалар иҗаты үзәгендә “Җиңү” Бөтенроссия хәрби-патриотик уеннарында 72 команда арасында беренче бишлеккә кергән Мамадышның яшьармиячеләрен бүләкләде. Бүләкләү чарасында районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та катнашты.
Тулырак: http://mamadysh-rt.ru/news/obshchestvo/mamadysh-posetil-ministr-po-delam-molodezhi-respubliki-tatarstan-timur-suleymanov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев